Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин аерылышу салымыннан котылды


Владимир Путин хатыны Людмила белән аерылышуны игълан итәр алдыннан
Владимир Путин хатыны Людмила белән аерылышуны игълан итәр алдыннан

Дума аерылышучылар өчен яңа салым әзерләгән арада Путин инде елларча гаилә кыймәтләрен хөрмәтләми яшәп килгән гаиләсен таркатуын игълан итте.

Русия президенты Владимир Путин хатыны Людмила белән аерылышуын игълан итте. Җәмәгатьчелек бу гаиләнең бергә булуын Путин чираттагы мәртәбә президент булып сайланган саен гына күрергә ияләнә башлаган иде инде. Соңгы мәртәбә алар бергә былтыр Путин инаугурациясе вакытында күренгән иде. Әмма Путин пәнҗешәмбе кичендә нигәдер чираттан тыш мәртәбә Людмила ханым белән Русия халкына күренергә булды. Алар Мәскәүдә "Эсмеральда" балетына бергә килде һәм балет тамашасыннан соң икесе бергә телевидение камерасы алдында күпкә тәэсирлерәк тамаша күрсәттеләр.



Балеттагы "сокланырлык музыка, куелыш, искиткеч, бик сәләтле башкару", "безнең балетның бөеклеккә һәм камиллеккә ирешүе", "биючеләр хәрәкәтләренең бик җиңел һәм күзгә күренмәслек булуын" мактаулардан соң, очраклы рәвештә дигәндәй, илдәге төп гаиләнең аерылышуы ачыкланды.

Путин Алина Кабаевага чәчәкләр бүләк итә
Путин Алина Кабаевага чәчәкләр бүләк итә
Шулай итеп, Путинның хатыны белән аерылышуы гайре рәсми рәвештә бар дөньяга игълан ителде. Хәер, соңгы вакытта гаилә кыйммәтләре өчен киңкүләм көрәш башлаган хакимиятне җитәкләүче Владимир Путинның үз гаиләсендә ул кыйммәтләрне бер дә санга сукмавы инде күптәннән һәркемгә мәгълүм иде. Моны ул үзе дә телевидение камерасы алдында раслап озак еллар буе хатыны белән аерым тормыш алып барганлыгын әйтте. Путинның Алинә Кабаева белән шухыр-мухырлары турында ишетмәгән кеше калмады. Аның әле яшь вакытта үз хатынын кыйнаулары һәм Дрезденда башка хатыннар белән хыянәтләре дә бар дөньяга фаш ителде.

Гомумән, соңгы вакытта Русиядә гаилә мәсьәләсендә каршылыклы сәясәт алып барыла дияргә мөмкин. Бер яктан хакимият, гаилә кыйммәтләре Русиянең төп байлыкларыннан берсе, Көнбатыштан безгә төрле бозыклыклар килә, моңа каршы киртәләр куярга кирәк, дип халыктан "дөрес" яшәүне, гаилә корып күбрәк балалар табуны таләп итә. Икенче яктан, "дәүләткә тугрылыклырак хезмәт итүчеләр" яхшырак эшләү өчен үз гаиләсен онытырга тиешләр. Русиядә күп кенә түрәләр хәзер Путинча яшәргә өйрәнергә мәҗбүр. Бу аерылышудан соң башка җитәкчеләрнең аңа тагын да ныграк иярәчәге һәм Алинәнең бәйрәм итүе турында "Телевидение на коленке" тапшыруын алып баручылар да шаярта.



Ул арада дәррәү аерылыша башлаган Дума депутатлары илдә гаиләләрне ныгыту, ятимнәрне кайгырту турында яңа канун чыгарырга җыена. Гаилә мәсьәләләрен чишү өчен аерылышу салымы кертү һәм язылышуны җиңеләйтү тәкъдим ителә. Думаның Гаилә мәсьәләләре комитеты шул турыда Дәүләт гаилә сәясәте концепциясе проектын әзерләгән. Анда аталары алимент түләмәгән балаларга матди ярдәм күрсәтү өчен барлык аерылышучылардан 500-дән алып 1000 сумга кадәр аерылышу салымы җыю карала. Бу акчалар балаларга ярдәм фондына җыелып барылачак, диелә.

Елена Мизулина
Елена Мизулина
Гаилә мәсьәләләре комитеты башлыгы Елена Мизулина күпме акча киләчәген җиңел генә санап та чыгарган. “Бездә аерылышулар миллионнан арта. Ир дә, хатын да, әйтик, 500 сум түләсен. Һәм бу акчалар тулысынча алимент фондына китеп бара. Әгәр 1000 сум була икән, аерылышучылар миллионнан арта икән – бу инде миллиард сум дигән сүз бит”, ди ул.

Шул ук вакытта комитет диндарлар өчен гаилә кору процессын җиңеләйтергә тәкъдим итә. Депутатлар гаилә кору өчен никахлашу турында чиркәү биргән кәгазь җитә дигән фикердә. Никахларны теркәүче дәүләт хезмәте (ЗАГС) өйләнешергә җыенучыларга ике айлык сынау мөддәте бирсә, бу тәкъдим расланган очракта, чиркәү биргән кәгазь белән әлеге рәсми оешмага баручылар язылышу таныклыгын шунда ук ала алачак.

Мизулина әйтүенчә, парларга сайлау мөмкинлеге бирелә. Телиләр икән – чиркәүдә, телиләр икән – дәүләт оешмасында язылышалар.

Әмма Думаның Иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов мондый канун әзерләгәндә сак булырга чакыра.

“Без илдә никах эшләрен алып баручыларның бары Урыс православ чиркәвенә караган оешмалар гына булмавын аңларга тиешбез. Бездә төрле иллеләп конфессия бар. Без иртәгә бәлки традицион булмаган ниндидер дини оешмаларның да никахлашу турында таныклык бирә башларга мөмкинлеген аңларга тиешбез. Ул чакта безнең никахларны теркәүче дәүләт оешмалары аларны да кабул итәргә тиеш була” ди. Нилов.

Рөстәм хәзрәт Зиннуров
Рөстәм хәзрәт Зиннуров
Үзенең җомга вәгазьләре белән күп кенә мөселманнарның күңелен яулаган Рөстәм хәзрәт Зиннуров та, Азатлыкка, никахларны рәсми теркәү хокукы бары православ дин әһелләренә генә бирелсә, бу – илдәге миллионнарча мөселманны кимсетү булачак, дип белдерде. Рөстәм хәзрәт элек тә мәчетләрдә никахларны, үлем-туымнарны теркәп бару дәфтәрләре булган, һәм хәтта хәзер дә шул дәфтәрләр аша күп кенә нәрсәләр ачыклана, дип гыйбадәт йортларына андый вәкаләт бирүне хуплый.

Аерылышу салымнары кертүгә килгәндә, Рөстәм хәзрәт моны бер дә дөрес булмаган гамәл, дип саный. "Русия дәүләтенең мөмкинлекләре бик зур. Һәркем белә, Җир шарындагы байлыкларның бик зур өлеше Русиядә. Халык саны да бик зур түгел, шул ук Һиндстан, Кытай, Малайзия яисә Индонезия белән чагыштырсак та. Хәзер Русия халкының саны 140 миллионга тулса, кимрәк булмаса, Аллага шөкер дип әйтербез. Елдан елга кими бара. Аерылыша торган кешедән акча алу бик урынсыз фикер дип уйлыйм мин. Аерылышканчы тагын бер кат уйласыннар дип эшләнсә – бер хәл. Ятим балаларга акча җыябыз дип эшләнсә – бу бик урынсыз һәм уйланылмаган карар", дип белдерде Рөстәм хәзрәт Азатлыкка.

Рөстәм хәзрәт фикеренчә, Җир шарындагы урманнар, нефть, газ, алмаз, башка затлы ташлар, алтын байлыкларының шул кадәр зур өлешенә ия булган илдә ятимнәр алдында бер гаебе булмаган аерылышучылардан акча җыю һич тә дөрес түгел. Русиядә һәммә нәрсә җитәрлек, акыл белән идарә итәргә өйрәнергә генә кирәк, ди ул.

"Һәрбер аерылышучыны җинаятьче итеп күрү, алардан акчалата җәза таләп итү дөрес түгел, диндә дә юк андый әйбер. Бу Русиядә борынгы гасырларда булган нәрсәләрне искә төшерә. Элек Русиядә зәңгәр күзле булса – бер төрле, кара күзле булса – икенче төрле, фәлән хәтле себеркедән, фәлән хәтле мич морҗасыннан дигән салымнар булган. Минемчә бу – шул нәрсәләргә кире кайту" ди Рөстәм хәзрәт Зиннуров.

Азатлык белән сөйләшүдә Рөстәм хәзрәт шулай ук совет чорындагы "Чипполино" мультфильмындагы, "С тех пор как мы ввели налог на воздух, люди стали дышать меньше! Это возмутительно!" дигән сүзләрне дә искә төшерде.

Рөстәм хәзрәт фикеренчә, кеше өйләнешү яки аерылышуда һава сулаган кебек ирекле. Христиан дине дә, ислам да аерылышуны хупламый, әмма матди җәза белән генә аерылышуларны киметеп булмаячак, дигән фикердә Рөстәм хәзрәт.

"Балалар өчен алимент җыю белән аңлатсалар – бу инде көлү. Хәзер дәүләтнең административ ресурсы бик зур. Полиция, мәхкәмә приставлары, төрле хезмәтләрнең вәкаләтләре бик зур. Һәрберсенең спецназлары, махсус бүлекләре бар. Аларны асрауга дәүләт бик күп акча тота. Аларга махсус техника, махсус җиһазлар сатып алына. Бары тик алар үз вазифаларын үтәргә тиеш" ди ул.

Алсу Хәсәнова
Алсу Хәсәнова
Журналист Алсу Хәсәнова да аерылышкан аталардан үз балаларына алимент түләтү дөресрәк булыр иде дигән фикердә. Азатлык белән сөйләшүдә ул, мондый канун гамәлгә керсә, алименттан качып йөрүче аталар җиңелрәк сулый башлаячак, рәсми хезмәт хакларын киметеп күрсәтүче андый аталар тагын да артачак, аларның балалары өчен акчаны башка кешеләрдән җыя башлаячаклар, дип белдерде. Алсу Хәсәнова фикеренчә, Дума әлеге канунны раслаган очракта, мең сумлык салым гына кешеләрне аерылышудан тыеп калмаячак, аерылышучылар саны кимемәячәк, әмма алимент түләүдән качучылар артачак.
XS
SM
MD
LG