Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәләт" – ял аланы гына түгел"


Чарага килүчеләрне яшь гармунчылар каршы алды
Чарага килүчеләрне яшь гармунчылар каршы алды

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Уфада "Сәләт" фестивале үтте. Чара Башкортстан дәүләт университетының актлар залында узды. Анда төрле елларда республиканың "Сәләт" аланында катнашкан сәлкешләр, әйдаманнар һәм мәктәп укучылары җыелды.

Фестивальдә төп чыгышларның берсен Башкортстанда "Сәләт" аланын оештыручы эшкуар, Русия татар авыллары берләшмәсе башлыгы, композитор Фәнир Галимов ясады. Ул бүгенге көннең әһәмиятен билгеләде, милли проблемнарны да телгә алды:

Фәнир Галимов
Фәнир Галимов

"Быел Башкортстанда "Сәләт-Кандракүл" аланы алтынчы тапкыр оештырылачак. Анда республикабызның иң сәләтле татар балалары җыела. Алар белән күптөрле чаралар уздырыла. "Сәләт" ял итү урыны гына түгел, ул татар халкының булачак лидерларын тәрбияләү урыны да. Русиядә барган милли сәясәт, тел, мәгариф кысылган бер мәлдә татар балаларының җыелып, туган телләрендә аралашуы, киләчәккә максатлар билгеләве билгеле бер мәгънәгә ия.

Совет берлеге дә заманында мәңге яшәр кебек иде. Коммунистлар да кыя кебек утырды. Ләкин барысы да артта калды. Бүгенге сәяси вазгыять тә үзгәрер, милли үсеш өчен шартлар туар дип өметләнәм", диде Фәнир Галимов.

Сәхнәдә "Сәләт" театры
Сәхнәдә "Сәләт" театры

Башкортстанда "Сәләт" аланын оештыручы Марат Шәрипов узган биш ел эчендә биш йөздән артык бала ял итүен әйтеп, быелгы аланның тагы да колачлырак оештырылачагын билгеләде.

Чара студентлар һәм башкаланың 65нче санлы татар гимназиясе укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт белән үрелеп барды.

Чара ахырында төрки халыкларның "Рамазан" милли үзәге рәисе, Башкортстан дәүләт университеты галиме Марат Шәрипов Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:

Марат Шәрипов
Марат Шәрипов

"1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә бу чараның оештырылуы очраклы түгел. Чөнки без балаларны һәрдаим якларга тиеш. "Сәләт" фестивале республикада икенче тапкыр оештырыла. Бу фестиваль кысаларында Габдулла Тукайның Уфага икенче тапкыр килүенә багышланган сәләтле балаларның һәм яшьләрнең сәнгатьле уку бәйгесе узды.

Уфада Тукай булган бинага тактаташ куелган. Аның янында ел саен Тукай көннәрендә чаралар уза. Ә без беренче тапкыр бина эчендә дә чаралар уздырдык. Киләчәктә бинадагы бер бүлмәдә Тукай музее ясау хыялыбыз да бар. Шулай ук без "Сәләт"кә нигез салучы галим һәм шагыйрь Җәүдәт Сөләйманов хөрмәтенә аның иҗатын сәнгатьле уку бәйгесе дә уздырдык. Бу чарада шул бәйгеләргә йомгак ясалды. Киләчәктә дә бу бәйгеләр дәвам итәчәк. Шулай, "Сәләт" ял аланы гына түгел, ул бәйгеләр, фестивальләр һәм башка чараларны үз эченә алган бер хәрәкәт булып оешып бара", диде Марат Шәрипов.

Марат Шәрипов сүзләренчә, быелгы алан Кандра күле буенда оештырылачак. Анда сиксәннән артык бала ял итәчәк.

XS
SM
MD
LG