Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда узган ифтарда милләтне борчыган мәсьәләләр күтәрелде


Акмәчеттә кырымтатар зыялыларының ифтар мәҗлесе

Атнакмч Акмәчеттә узган кырымтатар зыялыларының ифтар мәҗлесендә "кызыл сызыкларны" үтмичә генә милләт өчен кирәкле эшләр эшләргә чакырдылар.

Ифтарны оештырган "Исмаил мөфтизаде исемендәге гыйлем һәм мәгариф фонды" галим, язучылар, укытучылар, милли матбугат вәкилләре, кырымтатар эшмәкәрләрен - барлыгы 150гә якын кешене җыеп ифтар алдыннан ике сәгать ярым чара үткәрде. Галимнәр, язучылар, чыгышлар ясап милләткә бүгенге шартларда нишли алабыз дигән сорауга үзләренең тәкъдимнәрен, фикерләрен белдерделәр.

Мухамед Али Сулайманов
Мухамед Али Сулайманов

"Исмаил мөфтизаде фонды" җитәкчесе Мухамед Али Сулайманов чыгышын фондның максатынан башлады. "Фондның максаты - интеллектуаль тәрәккыят юлында зыялы һәм эшкуар кешеләребезне берләштерү. Монысы булмаса, безнең максатларга ирешү хыял гына булып калачак. Милләтләр милли элитасыз еракка бара алмас. Бу элиталар исә гыйлем, сәнгать, әдәбият һәм, һичшиксез, эшмәкәрләрдер. Дәүләт вазифасы һәм эшмәкәр вазифасы бер-берсеннән аерыла, хосусан безнең милләт өчен эшкуарлар бик мөһим.

Кырымтатар эшмәкәрләре
Кырымтатар эшмәкәрләре

Безнең зәгыйфьлегебез - гыйлми зәгыйфлегебездә. Без галимнәрне җитештерү мәктәбен булдырырга, галимләребез яңа буын галимнәрне үстерергә тиеш. Акылыбызны сәясәткә арендага бирмик, акылны сәясәткә биргәннәр өчен дөресе дә, ялгышы да юк, алар фанатлар кебек ярдәм иткән якка карарлар. Арабызда төрле фикердә булганнар була ала, ләкин без милли идеяләребезне күтәреп чыгарга тиеш. Без сүздә түгел, эштә берлегебезне сакларга тиеш. Бу бик мөһим. Без "хәзер заманалар бик авыр, эш эшләнәчәк вакыт түгел" дигән сүзләрне ишетәбез, ләкин XIX-XX гасырда Гаспринский, Челебиджихан, Чобан-заде заманалары җиңел идеме?

Ифтар күренеше
Ифтар күренеше

Дуслар, бүген эш итү заманы - максатлар зур, төннәр озын. Җиңел булачакмы? Әлбәттә, булмаячак! Ләкин бу ялган дөньяда нәрсә эшләнгән булса, каршылыкларга каршы эшләнгәндер" дип сөйләде Мухамед Али Сулайманов.

Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Урие Эдемова:

Урие Эдемова
Урие Эдемова

"Милли мәдәният, әдәбият өлкәсенә ярдәм иткән ике эшмәкәрдән дә мәхрүм калдык. Карасубазарда язучылар, галимнәр өчен 10 ел дәвамында премияләр аерган эшмәкәр Ресуль Велиляевны Мәскәүгә алып китеп утырттылар, әдәби премияне финанслаган тагын бер эшмәкәр Эбазер Эмираджиев вафат булды. Алар әдәбиятыбызны күтәрергә ярдәм иткән иде, алар урынына язучыларга, рәссамнарга ярдәм итүчеләр чыгармы икән?"

Кырым мөфтиенең урынбасары Эсадулла Баиров:

Эсадулла Баиров
Эсадулла Баиров

"Безгә кирәкле эшләрне "кызыл сызыклардан" үтмичә генә эшләргә кирәк. Балаларны кырымтатар итеп тәрбияләү, ана телебездә сөйләшә торган нәсел үстерергә кирәк. Безнең өчен моны киткән дә килгән дә дәүләт эшләмәячәктер".

Мәскәү кырымтатар оешмасы рәисе Эдем Умеров:

Эдем Умеров
Эдем Умеров

"Мәскәү кырымтатар җәмгыяте оешканда ук мәгариф, сәнгать кешеләренә игътибар итеп өч профессорны идарәгә кертте. Алар Мәскәүдә танылган галимнәр, безгә ярдәм итеп торалар. Без аларның үрнәгендә җәмгыятебезгә килгән яшьләрне тәрбияләргә тырышабыз, кырымтатар телен саклыйбыз. Бу эшләргә акчаны сарыф итәбез".

Кичәдә катнашучылар Эдем Умеровның кырымтатарча чиста сөйләшүен алкышлап, Кырымда яшәп болай сөйләшә алмаучыларга үрнәк дип, аны университетка студентлар алдында чыгыш ясарга чакырдылар.

Ифтар күренеше
Ифтар күренеше

Чарада кырымтатар филологиясе өлкәсендә 12 фән кандидаты, бер доктор әзерләгән профессор Айдер Меметовка мактау билгесе бирелде.
"Йылдыз" әдәби журналының 2017 ел әдәбият бәйгесе җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды.

Ифтар ашы беткәннән соң шигырьләр укылды, дини җырлар яңгырады.

XS
SM
MD
LG