Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли телләрне ихтыярига калдыру кануны өлгесе авторы аны хокуклар кануны дип атый


Алена Аршинова
Алена Аршинова

Милли телләрне ихтыярига калдыру турында канун өлгесе авторларының берсе Алена Аршинова әлеге документны тыюлар кануны түгел, ә хокуклар кануны дип атады. Ул шулай ук "Русия телләренә ярдәм итү фонды" булдыру турында да сөйләде.

"Кайбер тәнкыйтьләүчеләр әлеге канун өлгесе республикалардагы дәүләт һәм ана телләрен укуны тыя диләр, ләкин канун өлгесе бернинди тыю да кертми һәм ана телләрен өйрәнү хокукын кысмый. Киресенчә, бу канун өлгесе тыю түгел, ә Русия халыкларының телләре тигезлеген күз уңында тоткан хокуклар кануны дип атарга мөмкин," ди Русия думасы депутаты Алена Аршинова үзенең Вконтакте сәхифәсендә.

Аның сүзләренчә, "Русиянең барлык төбәкләре дә туган телләрне көчләп укыту проблемы барлыгын таный". "Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен канун өлгесен әзерләүче эшче төркем булдырылды. Якын араларда без бергә балаларны һәм ата-аналарны туган телләрен өйрәнүгә ничек итеп җәлеп итү ысулларын караячакбыз", ди депутат.

Моннан тыш, ул "Русия ана телләренә ярдәм итү фондын" булдыру турында да белдерде. "Русия ана телләренә ярдәм итү фондын" булдыру идеясе бар. Ана телләрен укыту методикасын һәм концепциясен әзерләүгә, сыйфатлы дәреслекләр чыгаруга һәм аларны лицензияләүгә, югары уку йортларында укытучылар әзерләү сыйфатына игътибар итү мөһим. Бу безнең милли телләрне саклап кына калмый, үстерергә дә ярдәм итәр иде", ди Аршинова.

Апрельдә Русия думасы депутатлары Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев Русия республикаларының милли телләрен укыту бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә булырга тиеш дигән канун өлгесен тәкъдим итте. Өлгедә милли телләрне укыту Русиянең дәүләт теле булган урыс телен өйрәнүгә зыян китермәскә тиеш диелә.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG