Accessibility links

Кайнар хәбәр

Том Сойер (Марк Твен)


Классика мировой литературы, знакомая всем. Сегодня мы читаем "Том Сойер"а Марка Твена на татарском языке! Текст адаптирован для изучающих язык, предлагаем перевод ключевых фраз и аудиосопровождение.

Том Сойер
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:12:54 0:00
йөкләү

– Том!
Җавап юк.

– Том!
Җавап юк.

– Кая китте соң бу малай?.. Том!

Җавап бирүче юк!

Карчык күзлеген борын очына куйды һәм бүлмәне карады. Аннары күзлеген маңгаена куйды һәм тагын бүлмәне карады. Бала-чаганы эзләгәндә аңа күзлек кирәк түгел иде, ул аны матурлык өчен генә алды.

Карчык, ачуланып:

– Эләгерсең әле! Мин сине...

Ул себерке алды да, аны карават астына кертте. Анда да беркем юк иде, бер песи генә чыкты.

– Гомеремдә мондый баланы күргәнем юк иде.

Карчык бакчага чыкты һәм помидорларына күз салды. Том анда да юк иде. Шуннан ул тагын:

– То-о-ом! – дип каты итеп кычкырды.

Аның артында кыштырдаган тавыш ишетелде. Карчык качарга теләгән малайны күрде дә, курткасыннан эләктерде.

– Әлбәттә! Чоланда карарга онытканмын! Нишләдең син анда?

– Эшләмәдем.

Шулайдыр! Күр әле ул кулларыңны! Авызыңа кара! Нәрсәгә буялды ул иреннәрең?

– Белмим, түтәй!

– Мин беләм! Кайнатмага буялган ул! Кырык тапкыр әйттем бит инде, кагылма кайнатмага, дидем. Бир әле әнә шул чыбыкны!

– Әй, түтәй! Карагыз әле, ни ул анда?

СЛОВА:

борын очына куйды – повесил на кончик носа​
маңгаена – на лоб

Эләгерсең әле! – Попадёшься ещё!
себерке – метла
Гомеремдә мондый баланы күргәнем юк иде. – В жизни такого ребёнка не видела.
үлән баскан – заросший травой
кыштырдаган тавыш – шуршащий звук
качарга теләгән – желавший сбежать
чолан – чулан
Шулайдыр! – Ну конечно!
Нәрсәгә буялды ул иреннәрең? – Чем это губы твои испачкались?
кайнатма – варенье
чыбык – прут

Карчык куркып артына карады. Малай шул мизгелдә биек койма аша сикерде дә күздән юк булды. Ай күрде, кояш алды! Полли түтәй башта аңламады, аннары:

– Ах син, малай актыгы! – дип, йомшак кына көлеп куйды. – Шуклыгына күптән ияләнергә вакыт инде югыйсә. Ничә тапкыр алдалады инде ул мине! Бу юлы акыллырак булырга кирәк иде. Дөньяда минем кебек карт юләрдән дә ахмаграк кеше юктыр. Бу малайның этлекләре бик күп һәм төрле шул: таң атты – яңа шуклык! Башында ниләр барлыгын каян беләсең? Әйтерсең, ул ачуымны ничек чыгарасын да, елмаерга ничек мәҗбүр итәсен дә, аны чыбык белән кыйный алырлык хәлем юклыгын да белә.

СЛОВА:

куркып артына карады – испуганно посмотрела назад​
Малай шул мизгелдә биек койма аша сикерде дә күздән юк булды – Мальчик в то же мгновение перепрыгнул через высокий забор и скрылся из виду.

малай актыгы – несносный мальчишка
Шуклыгына күптән ияләнергә вакыт инде югыйсә – Не то давно уже пора привыкнуть к его шалостям.
карт юләрдән дә ахмаграк кеше юктыр – нет, пожалуй, человека тупее, чем глупая старуха
этлек – подлость
шуклык – шалость
әйтерсең – здесь: будто
мәҗбүр итү – заставлять

Өстемдәге бурычны үтәмим шул. Моның өчен Ходай мине кичерсен. Чыбык белән кыйнамасаң, баланы бозасың дип язылган. Мин гөнаһлы кеше, аны иркәләп бозам. Моның өчен теге дөньяда эләгәчәк әле – миңа да, аңа да. Иблис бит ул! Ә нишләтәсең? Мәрхүмә апамның улы бит. Шул ятимне кыйнарга ничек кул күтәрелсен? Кыйнамасам да, үкенәм, кыйнасам да, йөрәгем авырта. Кешеләрнең кыска гомере кайгы белән тулы диелгән китапта. Чыннан да шулай бит! Ул бүген мәктәпкә бармый, кичкә кадәр трай тибеп йөри, ә минем бурыч – аңа җәза бирү. Һәм мин бу бурычны үтәячәкмен, иртәгә авыр эш кушам аңа. Бу матур булмас инде, иртәгә балаларның бәйрәме. Әмма нишләтәсең! Аның иң яратмаганы – эш, шулай да башка юл юк, югыйсә ул юлдан язачак.

СЛОВА:

Өстемдәге бурычны үтәмим шул – Не справляюсь с долгом​
Ходай мине кичерсен – Пусть Бог простит меня
бозасың – испортишь
Иблис – Сатана
мәрхүм – покойный
ятим – сирота
ничек кул күтәрелсен – как рука поднимется
үкенәм – жалею
трай тибеп йөрү – бить баклуши
мин бу бурычны үтәячәкмен – я исполню этот долг
Әмма нишләтәсең! – Но что поделаешь!
юлдан язачак – собьётся с пути

Том бүген, чыннан да, мәктәпкә бармады һәм вакытын бик күңелле үткәрде. Ул Джим исемле малайга утын кисеште, кичке ашка көчкә кайтты. Джим эшнең дүрттән өч өлешен башкарганда, Том аңа белгән–күргәннәрен сөйләргә дә өлгерде. Ә Томның үги энесе бу вакытта чыраларны җыештырган, чөнки ул сүз тыңлаучан малай. Джим шукланмый, өлкәннәргә каршы сүз әйтми.

Том кичке ашны ашаганда, Полли түтәй аңа сораулар бирде. Беркатлы кешеләр кебек, ул үзен бик яхшы дипломат дип уйлый иде.

– Том, – диде ул. – Бүген мәктәптә бик эссе булмадымы?

– Юк, түтәй.

– Әллә бик эссе идеме?

– Әйе, түтәй.

Коенасың килмәдеме, Том?

Том нәрсәдер сизенде, шикләнде.

– Юк, түтәй, – дип җавап бирде ул. – Килмәде...

Полли түтәй Томның күлмәген тотып карады.

Тирләмәгәнсең дә хәтта, – диде ул.

СЛОВА:

вакытын бик күңелле үткәрде – очень весело провёл время​
утын кисеште – помог наколоть дрова

кичке аш – ужин
көчкә кайтты – еле-еле пришёл
Джим эшнең дүрттән өч өлешен башкарганда, Том аңа белгән-күргәннәрен сөйләргә дә өлгерде – Пока Джим выполнял треть четверти работы, Том успел ему рассказать всё, что он знал и видывал
үги эне – сводный младший брат
чыраларны җыештырган – прибрал щепки
сүз тыңлаучан – послушный
каршы сүз әйтми – не пререкается
беркатлы – наивный
Коенасың килмәдеме, Том? – Купаться не хотелось тебе, Том?
сизенде, шикләнде – почувствовал, засомневался
Тирләмәгәнсең дә хәтта – Даже не вспотел

Полли үзеннән бик канәгать булды, Томның күлмәге юешме икәнен ул ничек җиңел белде бит. Малай берни дә аңламады. Әмма Том хәйләне сизде һәм җавап та тапты:

– Мәктәптә без малайлар белән башыбызны коеда чылаттык. Күрәсезме, чәчләрем әле дә кипмәде.

Полли түтәйнең кәефе төште. Ләкин шунда ук аның башына тагын бер фикер килде:

– Том, башыңны коега тыкканда күлмәгеңнең якасын мин теккән җирдән сүтмәгәнсеңдер бит? Чиш әле курткаңны!

Томның йөзе яктырып китте. Ул курткасын чиште. Күлмәкнең якасы тегелгән иде.

– Ярар, ярар. Аңламассың сине. Мин сине мәктәпкә бармыйча су коенгансыңдыр дип уйладым. Ярар, ачуланмыйм. Син ялганчы, әмма алай бик начар малай түгел икәнсең.

Поллиның хәйләсе барып чыкмады. Шулай да малайның бу юлы тәрбияле булуына ул сөенде. Шул вакыт сүзгә Сид кушылды:

– Сез аның якасын ак җеп белән теккән идегез. Ә монда кара җеп белән тегелгән.

– Әйе шул, мин ак җеп белән теккән идем! Том!

Том аларны тыңламады, бүлмәдән чыгып китте һәм Сидка:

Моның өчен кирәгеңне бирәм мин синең!.. – дип кычкырды.

СЛОВА:

канәгать булды – осталась довольна​
күлмәге юешме икәнен – мокрая ли рубашка
җиңел белде – узнала с лёгкостью
хәйлә – хитрость
башыбызны коеда чылаттык – обмакнули головы в колодеце
кипмәде – не высохло
кәефе төште – настроение упало
күлмәгеңнең якасын мин теккән җирдән сүтмәгәнсеңдер бит – не распустил ли воротник в том месте, где я прошила
чиш – расстегни
Томның йөзе яктырып китте – Лицо Тома просветлело
бу юлы – в этот раз
сөенде – обрадовалась
сүзгә Сид кушылды – к разговору присоединился Сид
җеп – нитка
Моның өчен кирәгеңне бирәм мин синең!.. – За это я тебе ещё задам!..

Малай утырды да, якасыннан ике энәне алды. Аларның берсе ак, берсе кара җепле иде.

– Сид әйтмәсә, түтәй белми иде аны. Сидның кирәген бирәм әле мин!... Мәңге онытмас.

Том, әлбәттә, бөтен шәһәр горурланырлык малай түгел иде. Ул үрнәк булган малайларны белә һәм аларны күрәлмый иде.

Ул инде ике минуттан үзенең бөтен кайгыларын онытты. Том үзенә яңа мавыгу тапты. Ул сызгыру осталыгына өйрәнү иде. Мондый сызгыруны ул бер таныш негрдан ишетте. Ә хәзер шуны яхшылап өйрәнергә теләде.

Негр кош сайраган кебек сызгыра иде. Шундый сызгыру чыксын өчен телне аңкауга тидерергә кирәк. Тырышлыгы ярдәмендә Том бу сызгыруны бик тиз өйрәнде. Ул моңа бик сөенде, урам буйлап атлады, авызында аның музыка иде. Малай үзен яңа планета ачкан кебек хис итте. Әмма аның сөенүе тирәнрәк, самимирәк иде.

СЛОВА:

энә – иголка​
Мәңге онытмас – Век не забудет

Том, әлбәттә, бөтен шәһәр горурланырлык малай түгел иде – Конечно же, Том не был мальчиком, которым гордился бы весь город
үрнәк – пример
күрәлмый – ненавидит
яңа мавыгу тапты – нашёл новое увлечение
Ул сызгыру осталыгына өйрәнү иде – Это было увлечение мастерством свистеть
таныш – знакомый
кош сайраган кебек – будто птица поёт
телне аңкауга тидерергә кирәк – надо касаться языком нёба
хис итте – чувствовал
тирән, самими – глубокий, искренний

Җәйге кичләр озын була. Көн әле һаман якты иде. Кинәт Том сызгыруыннан туктады. Аның каршында үзеннән озынрак малай басып тора иде. Сент–Питерсберг шәһәрендә һәр яңа кеше яңалык була иде. Бу малай бик яхшы костюм кигән, гади эш көнендә бәйрәмчә киенгән иде! Башында – әйбәт эшләпә, өстендә – яңа куртка һәм яңа чалбар. Аягында башмак, хәтта галстугы да бар! Аның янында Том үзенең костюмын бик хәерче дип уйлады. Малайлар озак берни дәшмәделәр. Соңыннан Том:

Измәңне изимме? – диде.

Кагылып кара! – диде малай.

Әллә кагылмас дисеңме?

– Кагыла алмыйсың!

Әгәр теләсәмме?!

– Булмый!

Авыр тынлык урнашты. Аннары Том сүзен дәвам итте:

– Исемең ничек?

– Минем исемемдә синең ни эшең бар?

Күрсәтәм мин сиңа!

– Йә, күрсәт! Ник күрсәтмисең?

– Тагын бер генә сүз әйтеп кара!

– Бер сүз! Ике сүз! Булдымы? Йә!

– Кара ничек сөйләшә! Теләсәм, бер кул белән дә җиңәм мин сине!

– Ник җиңмисең соң?

Күп бәйләнсәң, кирәгеңне аласың!

– Һи! Синең кебекләрне күргән бар инде!

СЛОВА:

үзеннән озынрак малай – мальчик, выше его​
гади эш көнендә бәйрәмчә киенгән иде – был одет празднечно в обычный рабочий день

эшләпә – шляпа
чалбар – брюки
хәерче – бедный
Измәңне изимме? – В порошок сотру!
Кагылып кара! – Только дотронься!
Әллә кагылмас дисеңме? – Думаешь, не трону?
Әгәр теләсәмме?! – Да я если захочу!
Авыр тынлык урнашты – Воцарилась тяжёлая тишина
синең ни эшең бар – какое твоё дело
Күрсәтәм мин сиңа! – Я тебе покажу!
Күп бәйләнсәң, кирәгеңне аласың! – Если свяжешься, получешь!

Киендең–ясандың да, әлләкем дип белдеңме әллә үзеңне? Эшләпәсен күр әле!

– Ошамыймы әллә? Ошамаса, бәреп төшер! Башың ике булса!

– Әллә куркыр дисеңме?

Тиеп кенә кара! Әйдә бар, юлыңда бул!

– Әй син, башыңны ярырмын менә!

Ярган ди берәү!

Ярырмын шул!

– Нәрсә көтәсең соң? Үзең һаман яныйсың, үзең берни эшли алмыйсың. Куркасыңмы?

– Син хәлсездән курыккан ди!

– Куркасың шул!

Исем китте.

– Куркасың!

СЛОВА:

Киендең–ясандың да, әлләкем дип белдеңме әллә үзеңне? – Что, разрядился–расфуфырился и кем–то себя возомнил?​
Эшләпәсен күр әле! – Ты только посмотри на его шляпу!

бәреп төшер – сбей
Башың ике булса! – Если у тебя две жизни!
Тиеп кенә кара! = Кагылып кара!
Әйдә бар, юлыңда бул! – Иди давай, иди своей дорогой!
башыңны ярырмын менә(!) – вот я тебе голову разобью(!)
Ярган ди берәү! – Ну конечно, разобьёшь!
Ярырмын шул! – Вот и раазобью!
яныйсың – угрожаешь
хәлсез – хилый
Исем китте. – Подумаешь тоже, напугал.

Тагын тынлык урнашты. Малайлар урыннарында басып тордылар. Том:

Ычкын моннан! – диде.

– Үзең ычкын! – диде тегесе.

– Нишләп мин ычкынырга тиеш?

– Ә нишләп мин?

Алар шулай басып тордылар. Аннан этешә башладылар. Малайлар шулай озак этештеләр дә, туктадылар.

Абыйдан кыйнатам әле мин сине, куркак көчекне, – дип башлады Том. – Ул сине бер бармагы белән дә ега.

– Курыккан ди синең абыеңнан! Минем дә абый бар, синекеннән олырак. (Чынлыкта берсенең дә абыйсы юк иде.)

Том аягы белән тузанда сызык сызды.

– Менә шушы сызыкның бу ягына чыкмыйсың! Шундый каты кыйнармын, гәүдәңне дә күтәрә алмассың.

Малай шунда ук сызыкны атлап чыкты.

– Яле, ничек кыйнарсың икән?

– Этешмә дим мин сиңа! Кирәгеңне бирәм!

– Йә, карыйк, нишләрсең икән?

– Ике цент бирсәң, кыйныйм.

Малай кесәсеннән ике бакыр акча чыгарды һәм мыскыллап Томга сузды.

Том аның кулына сукты, тәңкәләр җирдән тәгәрәделәр. Малайлар мәчеләр кебек, сугыша башладылар. Алар бер–берсен чәчләреннән тартты, борыннарын тырнадылар һәм тузанга баттылар. Ниһаять, бу сугыш тынды, Томның малай өстенә утырганы күренде, ул аны кыйный иде.

Кичер мине, диген! – диде Том малайга.

Ләкин малай ычкынырга тырышты һәм елый башлады.

– Кичер мине, диген! – Том тагын малайны кыйный башлады.

Ахырда малай Томнан кичерүен сорады.

Сабак булсын, – диде Том һәм малайны җибәрде. – Башка вакытта белерсең.

СЛОВА:

Ычкын моннан – Проваливай отсюда!​
Аннан этешә башладылар – Затем начали толкаться

абыйдан кыйнатам әле мин сине, куркак көчекне – я брату скажу, чтобы он побил тебя, трусливый щенок
бер бармагы белән дә ега – одним пальцем свалит
тузанда сызык сызды – начертил линию по пыли
гәүдәңне дә күтәрә алмассың – и тело поднять не сможешь
Малай кесәсеннән ике бакыр акча чыгарды һәм мыскыллап Томга сузды – Мальчик вынул из кармана две бронзовых монеты и с издёвкой протянул из Тому
сукты – ударил
тәңкәләр җирдән тәгәрәделәр – монеты покатились по земле
тырнадылар – царапали
тузанга баттылар – обвалялись в пыли
кичер мине – прости меня
ычкынырга тырышты – старался вырваться
сабак булсын – пусть будет уроком
Башка вакытта белерсең – В другой раз узнаешь

Малай костюмыннан тузанын какты да, китте. Үз-үзенә Томның "кирәген бирергә" вәгъдә итте. Том җиңүенә горурланды. Ул өйгә кайтырга борылды, шунда теге малай аңа таш атты. Таш Томның аркасына эләкте. Том аның артыннан өенә кадәр куды һәм шулай аның кайда яшәгәнен белде. Ул анда озак басып торды. Ниһаять, малайның әнисе чыкты һәм Томны әшәке сүзләр белән әрләде.

Өйгә Том бик соң кайтты. Ул әкрен генә тәрәзәдән керә иде. Ләкин капкынга эләкте – каршысында түтәе басып тора иде. Малайның пычрак киемнәрен күргәч, ул аның "шимбә ялын каторга хезмәтенә әйләндерергә кирәк", дигән карарга килде.

СЛОВА:

тузанны какты – стряхнул пыль​
вәгъдә итте – обещал

Том җиңүенә горурланды – Том гордился своей победой
Ул өйгә кайтырга борылды – Повернулся возвратиться домой
аркасына эләкте – попал в спину
өенә кадәр куды – гнал до самого дома
ниһаять – наконец
әшәке сүзләр белән әрләде – обругала плохими словами
капкынга эләкте – попал в капкан
шимбә ялын каторга хезмәтенә әйләндерергә кирәк – субботний выходной надо превратить в каторжный труд
карарга килде здесь: пришла к решению

***

Текст читается достаточно просто, не правда ли? Сейчас, как обычно, предлагаем вам проверить себя и пройти тест на понимание текста и лексику:

Тест: Том Сойер

Тест: Том Сойер

Сынау

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG