Accessibility links

"Әйдә! Online" проекты уңаеннан ачык хат


Илдар Низамов, филология фәннәре докторы
Илдар Низамов, филология фәннәре докторы

Азатлык татар телен өйрәтү сабакханәсен ачып җибәрде. "Әйдә! Online" проекты күпчелек интернетчыда кызыксыну тудырды, бик вакытлы, кирәкле гамәл дип кабул ителде.

Азатлык проектны татар телен бер дә белмәгән укучылардан алып аны камилләштерергә теләүчеләргә кадәр төрле дәрәҗәдә белем бирә торган курслар сыйфатында тәкъдим итә. Изге теләк. Бисмилла әйтеп, таныша башладык. Беренче дәресләр үк төрле тарафлы шактый мул мәгълүмат бирсә дә, төртелеп калдык: мондый язуда алып барыла торган дәресләр белән татарча сөйләшергә дә, телне камилләштерергә дә өйрәтеп булмаячак! Исбатлап карыйм.

Укый белгән сабый шәкерт яисә аны укытырга алынган мөгаллим (тәрбияче, әти, әни) дәрестә тәкъдим ителгән беренче сүз "Сәлам"не ничек язылган шулай укыячак. Дөрес, аудиоязмада ул аның чын татарчасын ишетә, әмма күз алдында торганы аның хәтеренә ныграк берегә. Аннары, аның (татарның) аңында язылганча укырга тиешлек кагыйдә буларак береккән. Бәлә шунда: бу кагыйдә баштук аңарда каршылык тудыра – чөнки чын татарның әйтү әгъзалары сәләм дип, яисә салам дип кенә әйтә ала, бүтәнчә әйтү (Г.Алпаров әйтмешли, "боргалану") – аңа гайре табигый. Тагын да көчлерәк бәлә: бу каршылык берәү генә түгел, шушы дәрестә үк унлап сүзне (гади, хисап, чират, мәгарә, Марс, кратер, парк, Архангельск) ул язылганча әйтә алмыйча аптырап утырачак; әлбәттә инде, дөресен әйтә алмыйча, ялгышын ятлый башлаячак (Әнә бит Казан радиолары бу минутларда Иркутсек, Омсек, мәғарә, ҡабилә, Фатих, Исхаки ди). Тыңлагыз әле: менә бу чын татар сүзләрен ничә радио ничә төрле әйтә икән: әдәм – адәм, әгъзә – әгъза, әммә – әмма, әмәнәт – әманәт, бәлә – бәла, вазыйфа – вазифа, вәзгыйәт – вазгыять, гыйбәрә – гыйбарә, дәгъвә – дәгъва, икътыйсат – икътисад, мәгълүмәт – мәгълумат, мөхит – мохит, рәссәм – рәссам, сүрәт – сурәт, хәләт – халәт...

Төшендегез инде: сүз татар теленең төп хәсиятенә туры килмәгән алфавит һәм орфография кагыйдәләре белән эш иткәнгә, аны кулланудагы һәм өйрәнүдәге каршылыклар, кыенлыклар турында бара. Моңа чик куярга кирәклегенә борчылу инде бер гасырга сузылды. Үзе бер тарих. Кыскача гына нәтиҗә: Татарстанда мәсьәлә әлегә хәл ителми. Бөтен дөнья татар халкына кирәк булганга, аны халыкара кимәлдә хәл итү чарасын күрү зарур. Азатлык моңа алына алыр иде: бу юнәлештә аның дөньякүләм киң таралышлы телләр белән бәйләнеше, күп кенә төрки телләрдә эшләү тәҗрибәсе, Халыкара телләр хартиясе белән арадашлыгы бар; бу кыйблада үз эзләнүләре, кыю адымнары (алынмаларда басымсыз а авазын әйтмәү һ.б.) шактый. Иң мөһиме: менә, камил орфография һәм орфоэпия кагыйдәсе үз эшчәнлеге өчен дә кирәк икән. Әйдә, тусын һәм яшәсен Азатлыкта барча татарга яраклы орфография кагыйдәләре! Кабатлыйбыз: шунсыз "Әйдә! Online" бушка көч, вакыт сарыф итү генә булачак.

Бу изге гамәлгә чынлап алынырга хәл итсәгез, башлап җибәрер өчен бездән кайбер киңәшләр: И.М.Низамов. “Киләчәк хакына. Татарстан мәгариф һәм фән министрына ачык хат”. Татар социолингвистикасы хәрәкәттә. Икенче китап. Казан: КФУ нәшр., 2011.–173 б. Шул ук язма: “Ватаным Татарстан”, 2011, 14, 21, 28 гыйнвар.

Бу язманы да Татарстан мәгариф министрына ачык хат дип саный аласыз.

Илдар Низамов
филология фәннәре докторы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG