Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтай активисты милли телләрне ихтыярига калдыру канунын кире кагуны сорый


Алтай республикасыннан танылган активист Зинаида Тырысова милли телләрне ихтыярига калдыру канун өлгесен кире кагуны сорап, Алтай халкы Корылтаена мөрәҗәгать иткән.

Тырысова барлык халыклар да үзләренең телләрен саклау, аны өйрәнү һәм үстерү хокукына ия дип саный. Аның фикеренчә, Русия думасында каралачак канун өлгесе Конституциягә каршы килә.

"Алтай республикасы Конституциясе дәүләт теле мәсьәләләрендә федераль кануннан өстен тора. Яңа канун өлгесе Алтай Контитуциясе вәкаләтләрен боза, чөнки Конституция нигезендә республика дәүләт алтай теленең язмышын үзе хәл итү хокукын ия", дип яза Тырысова.

Тырысова "милли телләрне ихтыярига калдыручы канун өлгесе Алтай респбуликасының дәүләт теле буларак алтай теленең дәрәҗәсен төшереп, аның конституцион төзелешенә зыян сала", дип саный.

Әлеге документ федерализм принципларына каршы килә, илне унитар дәүләткә әйләндерә, диелә мөрәҗәгатьтә. "Русия халыкларының туган телләрен укыту мәсьәләсендә унитар адымнар - федерализм таркалуының башы, бу очракта дәүләт иминлегенә һәм дәүләтнең бербөтенлегенә куркыныч яный", ди Тырысова.

Активист әлеге тәкъдимен 8 июньдә узачак Алтай халкы Корылтае утырышында карарга чакыра.

Апрельдә Русия думасы депутатлары Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев Русия республикаларының милли телләрен укыту бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә булырга тиеш дигән канун өлгесен тәкъдим итте. Өлгедә милли телләрне укыту Русиянең дәүләт теле булган урыс телен өйрәнүгә зыян китермәскә тиеш диелә.

Милли республика вәкилләре әлеге документка каршы чыгышлар ясый.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG