Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның урыс активистлары Путиннан милли телләрне ихтыярига калдыруны сорап видео яздырды


Михаил Щеглов, Екатрина Матвеева һәм Эдуард Носов

Республикаларда милли телләрне ихтыярига калдыру өчен чыгыш ясаучы бер төркем активистлар Русия президенты Владимир Путин белән "туры элемтә" өчен видео яздырды. Алар ана телләрен мәктәпләрдә укуның ихтыяри булуын сорый.

Михаил Щеглов, Эдуард Носов һәм Екатерина Матвеева кебек мәктәпләрдә ана телләрен ихтыяри укыту өчен чыгыш ясаучы Татарстан активистлары әлеге мөрәҗәгатьне YouTube видеоһостингында урнаштырган.

"Кайчанга кадәр милли республикаларда урыс теллеләр кимсетелеп яшәр? Бүген Русиядәге вазгыять Совет берлегенең таркалу алдында торган хәлендәге кебек. Һәм моның төп сәбәбе - тел мәсьәләсе. Былтыр сез бу мәсьәләне күтәрдегез, йөкләмәләр имзаладыгыз. Алар милли республикаларда үтәлми. Зинһар, әлеге эшне ахырына җиткерегез, канунилыкны, республикаларда милли телләрне укытуның ихыяри булуын тәэмин итегез. Безнең туган теле - урыс теле", ди активистлар.

Татар һәм башкорт активистлары исә ана телләрен мәҗбүри итүне сорап Путинга мөрәҗәгать итте.

Былтыр 20 июль Русия президенты Владимир Путин Милләтара мөнәсәбәтләр шурасының Йошкар-Олада узган утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигәннән соң, Татарстан мәктәпләрендә прокуратура тикшерүләре узды. Нәтиҗәдә 2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы Русия мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән яңа уку планын хуплады. Әлеге план нигезендә мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак ихтыяри рәвештә атнасына ике сәгатькә кадәр өйрәнеп була.​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG