Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске Таш мәчетендә ифтарда аны төзекләндерүгә акча җыю турында килешенгән


Иске Таш мәчетендә ифтар
Иске Таш мәчетендә ифтар

Казанның Иске Таш мәчетендә 6 июнь узган ифтарда мәчетне төзекләндерүгә акча җыя башлау турында карар кабул ителгән.

Иске Таш мәчетендә ифтарны "Азатлык" татар яшьләр берлеге уздырган. Анда 50ләп кеше, шул исәптән язучы Вахит Имамов, журналист Искәндәр Сираҗи, җәмәгать эшлеклеләре, татар телле ата-аналар оешмасы вәкилләре катнашкан.

Активист Наил Нәбиуллин Азатлыкка сөйләвенчә, ифтардан соң Иске Таш мәчетен төзекләндерүне сорап төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләргә хатлар язу, акча җыю кампаниясе башлау турында карар ителгән.

"Иске Таш мәчете авыр ташландык хәлдә. Аның имамнары кулларынна килгәнчә эчке ягын төзекләндерергә тырыша. Ләкин тышкы ягы, түбәсе бик начар хәлдә. Дәүләт акча бирми. Без бу мәчеткә игътибар бирергә тиеш, чөнки ул 1552 елда Казанны урыс гаскәрләреннән яклап һәлак булган көрәшчеләр каберендә төзелгән", ди Нәбиуллин.

Мәчеттә быел ифтар беренче тапкыр уздырылган. Кичә вакытында аның тарихы белән дә танышканнар. Журналист Искәндәр Сираҗи Казанны яулап алучылар истәлегенә һәйкәл-чиркәүне төзекләндерергә акча бар, ә мәчеткә ярдәм күрсәтелми дип сөйләгән.

Иске Таш мәчете (Тугызынчы мәчет) – Казанның тарихи мәчетләренең берсе. Яңа Татар бистәсендә урнашкан. Риваятьләргә күрә мәчет 1552 елда Казанны урыс гаскәрләреннән яклап һәлак булганнар каберендә төзелгән.

Мәчет имамы Надир Шәйморатов күптән түгел Азатлыкка әйтүенчә, мәчетнең инде 50 еллап төзекләндерелгәне юк. Төзекләндерүне сорап ул республика җитәкчелегенә берничә ел дәвамында мөрәҗәгать итеп килүе, ләкин әлегә кадәр бернинди дә ярдәм булмавы турында сөйләде.

XS
SM
MD
LG