Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вильнюста Русия илчелеге янындагы бакчага Борис Немцов исеме бирелде


Вашингтонда Борис Немцов мәйданы
Вашингтонда Борис Немцов мәйданы

Вильнюста Русиянең Литвадагы илчелеге каршында Борис Немцов исемендәге бакча ачылды, атып үтерелгән оппозиция җитәкчесенә мемориал такта да куелды.

Бу хактагы карар Вильнюс шәһәре шурасында 23 майда кабул ителгән иде. Ачылыш тантанасында Литвада яшәүче берничә дистә кеше, Христиан демократлар фиркасе вәкилләре катнашты. Русиянең Литвадагы илчесе Александр Удальцов әлеге карарны "коррект түгел" дип атады. Ул "урамнарны кем исеме белән атавы Литваның үз эше, ләкин моның Русия илчелеге янында булуы ошамый", диде. Илче сүзләренчә, "башка урын сайларга да була иде".

Февральдә Вашингтонда Русия илчелеге каршындагы мәйданга Борис Немцов исеме бирелгән иде.

Немцов 2015 елның 27 февралендә Мәскәү үзәгендәге күпердә атып үтерелде.Тикшерү фаразына күрә, оппозициядәге сәясәтчене үтерүче яллап үтерткәннәр. Мәскәү хакимиятләре Немцов үтерелгән урында аның истәлегенә элмә такта куюга каршы килә, ә ул үтерелгән урында ясалган халык мемориалын хакимият даими рәвештә туздырып тора.

XS
SM
MD
LG