Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерланд парламенты Малайзия очкычы казасына катышы булуда шикләнелгән затларны җавапка тарту турында Украина белән былтыр имзаланган килешүне хуплады.

Расланган килешүгә ярашлы, мәхкәмә эше Нидерландта барачак. Эш Һаага мәхкәмсендә каралырга мөмкин.

Килешү шикләнелүчеләрдән сорау алу кагыйдәләрен көйли, мәхкәмә утырышларын видеоконференция ярдәмендә уздыруга рөхсәт бирә. Хөкем ителүчеләрне Нидерландка тапшырмаган очракта, документ Украинаны мәхкәмә карарларын үтәргә дә мәҗбүр итә.

"Нидерланд парламенты тарафыннан хупланган әлеге килешү дөреслекне эзләү һәм шикләнелүчеләрне мәхкәмәгә тарту юлында мөһим адым булып тора", диде илнең тышкы эшләр министры Стеф Блок.

Элегрәк Нидерланд җитәкчелеге Донбасс күгендә Малайзиянең MH17 очкычы казасында Украинаның гаебе юк дигән иде.

Май ахырында Уртак тикшерү төркеме (JIT) "Малайзия һава юллары" ширкәтенең Боинг-777 очкычы Русия хәрби көчләренең 53нче зенит-ракета бригадасына караган "Бук" шәкелендәге ракета системыннан бәреп төшерелгән дип белдерде.

Русия Боинг казасына катышын кире кагып килә. Русия саклану министрлыгы 24 майда "Русия хәрби көчләренең бер генә ракет системы да ил чиген узмады" дип белдерү ясады. Мәскәү очкычның Украинаның "Бук" системыннан бәреп төшерелеүе турында дәлилләр бирде диләр министрлыкта.

Боинг Донбасс күгендә 2014 елның 17 июлендә бәреп төшерелде. Очкычтагы барлык 298 кеше дә һәлак булды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG