Accessibility links

Кайнар хәбәр

14 июнь Русиядә дөнья футбол беренчелеге башлана. Ул илнең 11 шәһәрендә, шул исәптән Казанда да уза. Ярышларда 32 такым катнаша. Русия чемпионатны беренче тапкыр кабул итә.

Чемпионатның ачылыш тантанасы пәнҗешәмбе 17:30 сәгатьтә Мәскәүдә "Лужники" стадионында башлана. Тантананың төп йолдызлары - опера җырчысы Аида Гарифуллина, британ җырчысы Робби Уильямс һәм Бразилия футболчысы Криштиану Роналду. Ачылышка дистәдән артык дәүләт башлыклары килгән. Алар нигездә Латин Америкасы һәм БДБ илләреннән. Бу илләрнең күбесенең такымнары ярышларда катнашмый.

Согуд Гарәбстаныннан тантанага шаһзадә Мөхәммәд бин Сәлмән Әл Сауд киләчәк. Төньяк Кореядан чемпионатта илнең Югары халык җыены президиумы рәисе Ким Ён Нам була.

Ачылыш тантанасы нибары ярты сәгать дәвам итәчәк. Аннан соң Русия-Согуд Гарәбстаны такымнары арасында уен башлана.

Австралия, Британия, Исландия һәм Польша рәсмиләре чемпионатны бойкот итү турында белдерде. Әлеге илләрнең такымнары ярышларда катнаша. Европа парламенты депутатлары дипломатик бойкот белдерү ихтималы турында хәбәр итте.

Казанда беренче ярыш 16 июнь узачак. Ул көнне Франция-Австралия уены була. Татарстан башкаласында барлыгы алты уен узачак. Бүгенге көнгә бу чараларга 200 меңнән артык билет сатылган. Азатлык Казанның футбол беренчелегенә әзерлеген ​тикшерде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG