Казан халкы үтә дә кунакчыл. Меңнәрчә җанатарны башкала зарыгып көтә. Кунакханәләрдә ажиотаж. Роспотребнадзор 57 кунакханәне бәяләрен сәбәпсез арттыруда гаепләп җәзага тарткан. Араларында берсе кунак каршы алырга бигрәк "тырышкан". Бер номерга бәясен 300дән артык мәртәбә кыйммәтләндергән. Хуҗадан фатир алып тору да кыйммәткә төшә – бу хезмәткә сорау дистәләгән тапкырга арткан. Кунакларны сыйдыру проблемын хәл итү максатыннан Казан ярминкәсе җирлегендә кемпинг оештырганнар. Көненә якынча 1700 сумнан 150 автойорт сыярлык мәйданчык бүлеп бирелгән. Кунакханә, мотель, хостел гына түгел, хәтта капсул-отель дә ачып җибәрделәр.
Казанда фатирда бер тәүлек яшәү бәясе 4 меңнән алып 15 мең сумга кадәр җитә
Футбол карарга килүче җанатарларга арендага фатир бирүчеләр дә шактый. Җәй көне башка җирдә, мәсәлән, туганнарында яшәп акча эшләп калырга теләүчеләрнең аппетитлары зурдан. Игъланнарга карасаң, фатирда бер тәүлек яшәр өчен бәя 4 меңнән алып 15 мең сумга кадәр җитә. Бәя фатирның зурлыгы, "Казан Арена" стадионына якын яки ерак булуына бәйле. Мәсәлән, Казанның Горький шоссесындагы 6 кеше өчен тәгаенләнгән өч бүлмәле фатирның бер тәүлек бәясе 12 мең сум. "Казан Арена"дан ерак булмаган өч бүлмәле фатир өчен 15 мең сум сорыйлар. Мәскәү базары янындагы бер бүлмәле фатирга урнашам дисәң, 3 мең сум түләргә кирәк.
Кунакханәләрдәге бәяләр дә искитмәле. Күпләрендә инде урыннар юк, үзәктәге ике йолдызлы отельләрдә бүлмә 15 мең сумга кадәр җитә.
БУ ТЕМАГА: Футбол беренчелеге турында 5 факт
Сувенир сатучылар, кафе хуҗалары да өмет итеп кулларын сыпыра: ничек тә табыш алырга ниятли. Форсаттан файдалана белсәң, шөкер, бәрәкәткә булсын! Кунаклар күп булган саен яхшы. Әмма кеше күп булган саен аларның физиологик ихтыяҗлары да бар. Аның хәтле кеше бер урында җыелган җирдә элементар мәсьәлә – йомышны йомышларга махсус кабинкалар җитмәс – болай да шәһәрдә бу сирәк күренеш иде. Әлегә өстәмә матур бәдрәфләр барлыкка килгәне күренмәде. "Зур чара – сүз дә юк, әмма бөтен тирә-якны, ишек алларыбызны пычратып бетермәсләрме", дип курка үзәктә яшәүче әбиләр.
Казан футбол бәйрәменә әзерләнә
1/27
Футбол җанатарлары зонасына керү капкасында кунакларны урыс һәм инглиз телләрендә генә сәламләү язулары каршы ала. Татарстанның дәүләт теле булган татар телендә бер сүз дә язылмаган.
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
2/27
Футбол җанатарлары үзәгенә илтүче яңа юлга юл билгеләре урнаштырыла
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
3/27
Җанатарлар зонасына керү өлешендә тимер капкалар һәм аҗдаһа һәйкәле
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
4/27
"Казан" гаилә үзәге янында урнашкан җанатарлар мәркәзенең тыштан күренеше
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
5/27
Җанатарлар зонасына бару юлында машиналарны чикләү җайланмасы урнаштырыла
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
6/27
Татмедиа бинасы алдында яңа төзелгән парк
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
7/27
Туристлар өчен экскурсия автобуслары 1 июньнән Казанның яңа маршруты буйлап йөри башлады
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
8/27
Сибгать Хәким урамы чемпионат барышында транспорт хәрәкәтенә ябылды һәм анда күбесенчә хәрбиләр кизү тора
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
9/27
Сибгать Хәким урамында машина һәм җәяүлеләр хәрәкәтенең футбол чемпионаты вакытында туктатылуы турында игълан.
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
10/27
Казан-Арена футбол стадионына баручы Сибгать Хәким урамындагы барлык йорт керешләренә чәчәкле савытлар элеп чыкканнар. Йортларда яшәүчеләр чемпионат беткәч чәчәкләрне алмасыннар иде дигән теләк белдерә
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
11/27
Чемпионат матчлары узачак Казан-Арена футбол стадионындагы зур экранда көне буе шушындый реклам сурәте тора
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
12/27
Казан-Арена футбол стадионы янындагы автобус тукталышында татарча язулы реклам рәсеме игътибарны ерактан җәлеп итә
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
13/27
Казан-Арена футбол стадионы

14/27
Казан-Арена алдында футбол символларын чагылдырган бизәкле дивар
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
15/27
Казан-Арена стадионы алдында урнаштырылган бизәкле дивар
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
16/27
Яшел үлән белән эшләнгән футбол тубы һәм футбол уйный торган махсус аяк киемен сурәтләүче инсталяция
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
17/27
"Визит Татарстан" бренды белән Казанның туристлар күп йөри торган урыннарында мәгълүмат үзәкләре булдырылган. Тик аларның күбесендә хезмәткәрләр татар телен белмәү сәбәпле, татарча мәгълүмат алып булмый
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
18/27
Бауман урамында чемпионатка килгән туристларга мәгълүмат бирү үзәге хезмәткәрләре бары урыс һәм инглиз телләрендә генә сөйли белә. Татарча эндәшкәч җилкә сикертүдән ары китә алмыйлар
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
19/27
Бауман урамындагы футбол җанатарлары өчен куелган юл күкрсәткеч
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
20/27
Бауман урамына куелган футбол чемпионаты символы янында истәлек фотосына төшүчеләр өзелеп тормый
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
21/27
Бауман урамында берничә урында татар ризыклары сатыла. Туристлар чәк-чәк, талкыш каләвә һәм казылыкны бик теләп ала ди татар сатучысы. Киоскларда һәдияләр сатучылардан аермалы буларак, әлеге сатучы фотога төшерүгә каршы чыкмый һәм тауарлары турында сөйләүдән тартынмый. Кайбер туристлар бер алганда унар тартма чәк-чәк ала, әмма футбол җанатарлары әле бик күренми дип тә өсти
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
22/27
Казанның тимер юл вокзалы белән елга вокзалы арасында туристлар өчен махсус ретро-трамвай йөри башлады. Трамвай маршруты 40 минут дәвам итә, юл өстендә очраган тарихи биналар, урамнар, Казанда яшәгән танылган шәхесләр турында төрле телләрдә мәгълүмат бирелә. Трамвай өстендә түбәтәйгә охшаш җайланма булганга күрә, халык бу трамвайны түбәтәйле трамвай дип атый. Трамвай атнаның пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә эшли. Билеты 200 сум тора.
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
23/27
1986 елда төзелгән ретро-трамвайда өстәлләр урнаштырылган. Теләгән һәркем "Түбәтәй" кафесы тәкъдим иткән татар ризыкларын авыз итә ала
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
24/27
Ретро-трамвай эчендә "Түбәтәй" ашханәсендә пешерелгән өчпочмак, чәк-чәк, өлеш кебек татар ризыклары тәкъдим ителә.
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
25/27
Казан үзәгендәге күп кенә машина юллары һәм җәяүле юллары төзекләндерелә. Кол Шәриф мәчете каршындагы мәйданның җәяүле юлларын ясаучы азәрбайҗаннар 13 июньгә кадәр барлык эшләрне төгәлләргә кушылуын әйтә. Эшләрнең сузылуын яңгырлар еш яву белән аңлаталар
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
26/27
Футбол җанатарлары үзәгендә әзерлек эшләре беткән диярлек
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
27/27
Казансу елгасы аша салынган Ленин дамбасында тимер рәшәткәләр һәр елдагыча быел да буялды. Казаннар ни өчен хакимият баштан ук күгәрми торган рәшәткәләр генә куймый икән дип аптырый.
Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
Previous slide
Next slide
Кайбер казанлылар ул көннәрдә өйдән чыкмыйча гына посып утырырга җыена. Уеннар узасы көннәрдә эш көнен кыскарту турында сүзләр дә йөрде. Иң кызык мизгелләрне телевизордан да күреп була, ди гади халык. Күнегүләр үткәргәндә дә шәһәрнең бер читеннән икенче ягына барып җитү – баш бәласе иде. Уен көнендә ничек булыр – күз алдына китерү куркыныч.
Алдан эшләп куйсаң, чемпионатка кадәр түзмәс – тишелер, кырылыр дип курыкканнардыр
Шушы атнада гына ашык-пошык буясы җирләр буялды, юллардагы тишек-тошыклар томаланды. Алдан әзерләнергә өйрәнмәгән бит без. Алдан эшләп куйсаң, чемпионатка кадәр түзмәс – тишелер, кырылыр дип курыкканнардыр мөгаен. Җимерелгән ишегалларын, еллар буена ремонт көткән юллар-тратуарларны исәпкә алучы юк, әлбәттә. Еллар буена көтәләр бит, тагын көтәрләр!
БУ ТЕМАГА: Азатлыкта Җанлы блог
Чемпионат алдыннан тагын бер зур "тырышлык" – Миллениум күпере астындагы популяр граффитиларны буяп кую булды. Күпләр өчен бу – истәлекле урын. Бирегә фотога төшү өчен туристлар, туй кортежлары килеп йөри торган иде, музыкантлар клиплар төшергәне булгалады. Биредә атаклы графистларның хезмәтләре дә булган. Шәһәр рәссамнарына биредә картинаң ясалган булу – горурлык өчен сәбәп иде. Мэриянең матбугат хезмәтендә графиттиларны юк итүне диварларда ямьсез сүгенү сүзләре булуы белән аңлаттылар. Янә үз иҗатларын биредә мәңгеләштерергә теләүчеләр махсус рөхсәт алырга тиеш булачак.
Күңелле яңалыклардан: тимер юл вокзалы белән елга порты арасында туристик трамвай юлы ачылды. Түбәсенә түбәтәй беркетелгән борынгы вагонда юлдагы 40 минутта милли музыка, тәм-том белән хозурлынырга, җиде телдә аудиогид тыңларга мөмкин. Әлегә ул пәнҗешәмбе, җомга, ял көннәрендә хезмәт күрсәтәчәк. Уеннар вакытында вакыты үзгәрергә мөмкин.
Халыкара футбол федерациясе җитәкчесе Джанни Инфантино: "Дөнья беренчелеге вакытында дискриминация, яисә иминлек өчен борчылабыз дип әйтмим, әмма бу мәсьәләгә бик җитди карыйбыз", диде. Кайбер иминлек чаралары турында Азатлык та язган иде.
Универсиада алдыннан да төрле фикерләр булды, әмма аның шәһәр, аның халкына тәэсире булмады түгел, булды. Чемпионаттан соң нинди нәтиҗәләр ясарга булыр – карарбыз.