Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татар яшьләре милли телләр укытуны яклап имза җыйды


Имза куючы Илдар белән Эльвира Ибраһимовлар
Имза куючы Илдар белән Эльвира Ибраһимовлар

Имза җыюны Мәскәүдәге "Бердәмлек" татар яшьләре клубы оештырды.

14 июнь Мәскәү татар яшьләренең "Бердәмлек" клубы милли телләрне укытуны яклап имза җыю эшен оештырды. Социаль челтәрләрдә таратылган чакыруны күреп чарага килүчеләр арасында башка милләт вәкилләре дә бар иде, дип хәбәр итте Азатлыкка клубның координаторы Римма Гөмәрова. Аның сүзләренә караганда, күптән түгел коми телен өйрәнә башлаган, милләте рус булган Анастасия "бу проблемадан читтә кала алмадым" дип милли телләр укытуны ихтыярига калдыру канунына каршы имза куеп киткән.

Оештыручылар сүзләренә караганда, бер-ике сәгать эчендә 45 имза җыелган. Русия президенты Владимир Путин, Русия думасы спикеры Вячеслав Володин, думаның мәгариф һәм фән комитеты җитәкчесе Вячеслав Никонов һәм канун өлгесен думага кертергә тәкъдим иткән депутатларның берсе Алена Аршиновага мөрәҗәгать Русия президентының кабул итү бүлмәсенә кертеләчәк, шулай ук депутатларга да тапшырылачак. Имзалар җыю Мәскәүнең Кече Татар тыкрыгында Тукай һәйкәле янында оештырылды.

Бүген шулай үк Татарстан һәм Башкортстан активистлары Русия думасы һәм Русия президенты идарәсенең хатлар бүлегенә ана телләрен ихтыяри укыту турындагы канун өлгесенә каршы җыелган имзаларны тапшырды. Русиянең биш милли республикасында – Татарстан, Башкортстан, Кабарда-Балкар, Коми һәм Якутиядә милли активистлар барлыгы 20 меңләп имза җыйган. Шуларның 17 меңләбе Башкортстанда, өч меңе Татарстанда җыелган. Мөрәҗәгать хатлары фин-угыр халыклары исеменнән дә язылган.

XS
SM
MD
LG