Мәчеттә Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин да катнашты һәм вәгазь укыды. Ул һәр елдагыча вәгазендә кызыклы фикерләр дә яңгыратты.
"Белүегезчә, машиналарның ел саен техник төзеклеген тикшереп торалар. Бу ураза тоту да үзенә күрә мөэмин мөселманнарның елына бер тапкыр “төзеклеген” тикшерү", диде баш мөфти.
Таҗетдин халыкара сәясәткә дә кагылып, Русияне дөньяда тынычлык урнаштыручы ил буларак атады. Сүрияне бомбалауны да ул тынычлык урнаштыру дип сурәтләде. Ходай аеруча яратканга күрә Русиянең территориясе зур һәм бай булуы турында да сөйләде мөфти.
"Лалә-Тюльпан" мәчетенең эче генә түгел, керү урыннары да халык белән тулы булды.
Шулай ук мәчет ихатасында да намаз укучылар күп иде. Аларның күпчелеген Урта Азия илләреннән килүчеләр тәшкил итте. Җирле мөселманнарның дини чараларда елдан-ел сирәгәя баруы күзәтелә.
Гает намазыннан соң күп кенә мәчетләрдә бәйрәм чаралары узды. Уфаның "Ихлас" мәчетендә "Рухыбызда Рамазан" дигән чара узды. Анда Ураза бәйрәме уңаеннан мөнәҗәтләр, тәбрикләүләр яңгырады, дини шигырьләр һәм милли җырлар башкарылды. Чыгыш ясаучылар арасында Төркия кунаклары, шагыйрьләр, язучылар, җырчылар да бар иде.
"Башкортостан" сәүдә үзәге янындагы мәйданда хәләл ярминкә һәм балалар Сабаентуе оештырылды.
Сәхнәдә төрле сәнгать төркемнәре һәм җырчылар чыгыш ясады.
Мөселманнарны православ чиркәве вәкиле дә бәйрәм белән котлады.
Бәйрәм соңында халык бушлай пылау белән сыйланды.