Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татьяна Водопьянова Татарстан һөнәр берлекләре җитәкчесе вазифасыннан китә


Татьяна Водопьянова
Татьяна Водопьянова

Водопьянованың вазифадан китү турындагы гаризасы киләсе атнага каралачак.

Татарстан һөнәр берлекләре җитәкчесе Татьяна Водопьянова үз теләге белән вазифасыннан китү турында гариза язган. Моның хакта аның адвокаты Олег Шемаев хәбәр иткән, дип яза Бизнес Online.

Шемаев сүзләренчә, Водопьянова пенсия яшенә җитү сәбәпле гариза язарга булган. Гариза киләсе атнада Татарстан һөнәр берлекләре федерациясенең чираттан тыш утырышында каралачак.

Бүген Казанның Яңа-Савин районы мәхкәмәсендә Татарстан тикшерү комитетының Водопьяновага карата гозере каралды. Мәхкәмә аның өй сагын 20 июльгә кадәр озайтты.

Татьяна Водопьяновага карата тикшерү эшләре март аенда башланган. Май аенда ул өй сагында калдырылды. Водопьянова үз ягына аударып акча үзләштерүдә гаепләнә.

XS
SM
MD
LG