Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прага татарлары Сабантуйны бәйрәм итте

Сабантуйда катнашучылар
Сабантуйда катнашучылар

Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Кунакларны Татарстан, кырымтатар байраклары каршы алды. Мәйдан да бәйрәмчә милли бизәкле сөлгеләр белән бизәлгән иде.

Хатын-кызлар табын янында мәш килде. Аларның кайсысы өчпочмак пешергән, кемдер чәкчәк әзерләгән, өстәл сумса, вак бәлеш, кош теле, башка баллы ризыклардан сыгылып торды. Аланның бер кырыенда самавырлар кайный. Прага Сабантуенда күмер белән кайнатылган самавырдан чәй эчү матур гадәткә әверелде. Аның чәе дә гади түгел, ә үләнле чәй. Шуңа ул аеруча тансык була.

Бәйрәмне алып баручы танылган җырчы Илнур Гомәров килгән барлык олысын-яшен, бала-чаганы үзенә ияртеп мәйдан әйләндерде.

Мәйдан әйләнү
Мәйдан әйләнү

Оештыручылар исеменнән чыгыш ясап һәм бәйрәмне ачып җибәргән Рим Гыйлфанов, Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире, Прага Сабантуеның быел инде уналтынчы тапкыр уздырылуын билгеләп китте. Гадәттәгечә, бәйрәмгә башкала Прагадан гына түгел, ә Чехиянең Брно, Млада Болеслав, Һрадец Кралове, Ческе Будейовице кебек башка шәһәрләреннән татарлар җыелган иде. Быел татар бәйрәмендә беренче мәртәбә Казакъстанның Прагадагы илчелеге вәкилләре дә катнашты. Сабантуенда барлыгы 200-ләп кеше булды.

Сабантуй ачылышы
Сабантуй ачылышы

Татарстанның Чехиядәге сәүдә вәкиле Зөфәр Абдулгалиев та җыелган халыкка рәхмәтен белдереп, Татарстан президентының котлау хатын җиткерде.

"Тәмле булсын" рестораны хуҗасы, пешекче Резеда Хөсәинова бәйрәмдә катнашучыларга Казаннан үзе әзерләп килгән чәкчәкне бүләк итте. "Прага Сабантуенда көрәштән башка Сабантуйга хас бар уеннар да уза сездә. Менә сезгә көрәш һәм аның батыры да ясалган чәкчәк бүләк итәргә булдым", диде ул Рим Гыйлфановка чәкчәкне тапшырып.

Прага Сабантуе 2018
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:59 0:00

Чехия татарларында күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкару милли чараларның азагында булса да, бу юлы татарның гимны көе Сабантуе башында да яңгырады - аны скрипкада тугыз яшьлек Бибисара Буторин уйнады һәм бар халыкны сокландырды.

Бибисара скрипкада уйный
Бибисара скрипкада уйный

Бәйрәм балаларның күзләрен бәйләп бүләкләр кисү белән башланды. Анысы бетүгә Сабантуеның башка уеннары тезелеп китте. Алып баручы Илнур Гомәров балаларны авызга йомырка куелган кашык кабып йөгертте. Чираттагы уен – көянтә белән су ташу булды. Уеннар җыр белән үрелеп барды. Быел Прага татарлары Сабан туенда катнашучыларны җырлатып-биетергә Казаннан Зәринә Вилданова килгән иде. Ул халык җырларын да, заманча җырларны да бик оста башкарды.

Зәринә Вилданова җырлый
Зәринә Вилданова җырлый

Сабантуйга килүчеләр милли ризыклар белән сыйланганнан соң, мәйданда чүлмәк вату уены башланды. Анда олысы да көчесе дә бик теләп катнашты. Шуннан аркан тарту уены башланып китте. Башта балалар үзара ярышты, аннары мәйданга егетләр чыкты. Чехия татарлары белән Германия татарлары үзара көч сынашты. Элекке елларда Германия татарлары җиңеп килсә, быел өстенлек Чехия татарларында булды. Гомумән быел Прага Сабантуена Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.

Прага Сабантуе мизгелләре

Мәйдан әйләнү
1/25 Мәйдан әйләнү
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Сабантуй ачылышы
2/25 Сабантуй ачылышы
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Президент сәламен җиткерү
3/25 Президент сәламен җиткерү
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Казан күчтәнәче
4/25 Казан күчтәнәче
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Бибисара скрипкада "Туган тел"не башкара
5/25 Бибисара скрипкада "Туган тел"не башкара
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Зәринә җырлый
6/25 Зәринә җырлый
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Биеп алабыз
7/25 Биеп алабыз
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Зәринә һәм Илнур дуэты
8/25 Зәринә һәм Илнур дуэты
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Сабантуй гүзәле бәйгесе
9/25 Сабантуй гүзәле бәйгесе
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Балалар су ташу бәйгесенә әзерләнә
10/25 Балалар су ташу бәйгесенә әзерләнә
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
"Исемең ничек, кайсы яклардан килдең?.."
11/25 "Исемең ничек, кайсы яклардан килдең?.."
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Киттек!
12/25 Киттек!
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Балалар авызга йомырка куелган кашык кабып та йөгерде...
13/25 Балалар авызга йомырка куелган кашык кабып та йөгерде...
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Капчык киеп тә сикерде
14/25 Капчык киеп тә сикерде
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Балалар кашыклап ташыса, зурлар  - чиләкләп...
15/25 Балалар кашыклап ташыса, зурлар  - чиләкләп...
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Көрәш бик кызу барды...
16/25 Көрәш бик кызу барды...
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
... һәм зур кызыксыну уятты
17/25 ... һәм зур кызыксыну уятты
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Су ташу осталарыбыз күп булып чыкты
18/25 Су ташу осталарыбыз күп булып чыкты
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Су булды, хәзер чәй кайнатабыз
19/25 Су булды, хәзер чәй кайнатабыз
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Сабантуй табыны
20/25 Сабантуй табыны
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Камилә кунакларны сыйларга әзер
21/25 Камилә кунакларны сыйларга әзер
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Тукай исемле егет Алма кушаматлы эте белән 
22/25 Тукай исемле егет Алма кушаматлы эте белән 
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
"Туган тел"не җырларга әзерләнәбез
23/25 "Туган тел"не җырларга әзерләнәбез
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Сүзләрен белмәүчеләр булса
24/25 Сүзләрен белмәүчеләр булса
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Күмәк фото
25/25 Күмәк фото
Чехиядә яшәүче татарлар 16 июнь Прага янындагы Бубовице авылына Сабантуена җыелды. Прага Сабантуена быел Германиянең Берлин, Лейпциг, Франкфурт шәһәрләреннән шактый гына кеше килде.
Previous slide
Next slide

"Балаларны туганыбызга калдырып килдек. Бәйрәмдә бик катнашасыбыз килде. Хәзер Сабантуй бетүгә кире кайтырга кузагалабыз", диде өч сәгать юл узып Лейпцигтан килгән Гөлназ Вәлиева.

Прагадагы милли бәйрәм гадәттәгечә "Туган тел" җырын җырлау белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG