Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акъяр Сабантуе казаклар сагында узды


Акъяр Сабантуенда Алмаз Хәмзин җырлый
Акъяр Сабантуенда Алмаз Хәмзин җырлый

17 июнь Кырымның Акъяр (Севастополь) янындагы "Максимова дача" дип аталган урында Акъяр татар-башкорт үзәге Сабантуй үткәрде. Бәйрәм гел җыр-биюдән генә торды, йола-уеннар булмады. Сабантуйда тәртипне казаклар саклады.

Сабантуйга кунак булып килгән Татарстанның Дәүләт шурасы депутаты Рафил Ногуманов Татарстан исеменнән котлап “без бердәм, бер йодрык кебек булсак - безне беркем җиңә алмас", дигән сүзләр сөйләде.

Рафил Ногуманов чыгыш ясый
Рафил Ногуманов чыгыш ясый

Бәйрәмне алып барган Татарстаннан килгән җырчы-артист Алмаз Хәмзин Кырымга багышлап язган җырын башкарды, шигырен укыды.
Гармунчы Азат Хәлилов, җырчылар Фәрит Фәйзрахманов, Татарстанның атказанган артисты Әлфия Рамазанова, халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, Мәскәү кунагы Флора Вафина чыгышлар ясады. Кырымнан кырымтатар кызы Абибе Тахтарова матур итеп татар һәм кырымтатар биюләре бүләк итте, Ялтадан Мөслимә Фәсхетдинова чыгыш ясады.

Кырымтатар кызы Абибе Тахтарова
Кырымтатар кызы Абибе Тахтарова

Ни өчендер бу юлы Сабантуйга хас булган уеннар, ярышлар, бер генә йола да булмады. Акъяр Сабантуе җыр-биюләр белән чикләнде, читтә яшәүче татарлар өчен милли гимн булып калган "Туган тел" җыры да яңгырамады. Казаннан килгән депутат та татар телен яклау өчен Казанда депутатлар нинди чаралар күрүләре хакында сөйләмәде.

Сабантуй мизгеле
Сабантуй мизгеле

Сабантуйны оештыручыларның берсе Акъяр татар-башкорт үзәгенең рәисе Җәмил Хисаметдинов бу уңайдан Азатлыкка борчуларын сөйләде.

Җәмил Хисаметдинов
Җәмил Хисаметдинов

"Безнең оешмага быел 25 ел була. 25нче тапкыр "Максимова дача"сында Сабантуй уздырабыз. Шәймиев "Булдырабыз" дип әйткән иде бит, менә без дә булдырабыз. Монда Акмәчет, Ялта, Акъяр, Алуштадан татар үзәкләре вәкилләре җыелды. Без Акъярда татар якшәмбе мәктәбен ачарга телибез, хәзер лицензия алырга кирәк. Безгә татар теле кирәк, Татарстанның суверенитеты бар бит, аны үтәргә кирәк. Аңа Ельцин белән Шәймиев кул куйганнар иде, шулай түгелме? Аның өчен татар теле бик кирәк безгә, аны яклыйбыз, татар теле булсын, моны бик телибез. Без бит урыс телендә сөйләргә курыкмыйбыз, безнең татар телебез дә шулай ук кирәкле булсын. Без бит урысларга татар телендә сөйләшергә кушмыйбыз", дип сөйләде ул.

Сабантуйда тәртипне казаклар саклап торды

Акъяр Сабантуен казаклар оешмасы вәкилләре саклап торды. Без монда тәртип саклыйбыз диделәр алар Азатлыкка.

Рафил Ногуманов казаклар белән аралаша
Рафил Ногуманов казаклар белән аралаша

Нишләп сез саклыйсыз, моны бит полиция сакларга тиеш дигән сорауга, "Полициянең вәкаләтләре чикле, ә без кирәк булса көч та куллана алабыз, андый очраклар булгалый. Акъярда безнең саныбыз ике меңгә якын. Мин Акъярның Ленин районының 500 кешелек казаклар бүлеге атаманы Игорь Щербина булам, минем янымда штаб башлыгы Денис Иванов тора. Безне дәүләт финанслый. Эш хакы эшләгән сәгатькә күрә түләнә. Бездән Сүрия, Донбасска китеп сугышканнар, һәлак булганнар бар", дип сөйләде атаман.

Игорь Щербина һәм Денис Иванов (у)
Игорь Щербина һәм Денис Иванов (у)

Монда нишләп торасыз дигән сорауга "бу урын ял зонасы була, аны безнең кешеләр саклый, аларның монда торган урыннары бар", диде ул.

​Шуны да әйтергә кирәк, 2014 елга хәтле Кырымда казаклар хәрәкәте күренми иде, ә соңгы берничә елда Кырымда алар хакимиятләр тарафыннан хуплана, финанслана, аларга ниндидер хокуклар да бирелгәнен күрәбез.

* * *

16 июнь Акмәчеттә Гагарин исемендәге паркта да Сабантуе узды. Аны Кырымның җөмһүрият татар милли автономиясе уздырды. Бу ике Сабантуйны оештыручылар арасында үзара ниндидер аңлашылмаучанлык барлыгы да билгеле.

7 июльдә Сабантуй Ялтада узачак. Аны танылган җырчы Ренат Ибраһимов оештыра дип хәбәр итте Ялтаның "Акчура" татар үзәге.

XS
SM
MD
LG