Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казакларга үсәргә Путин ярдәм итә"


Чаллыда казак фестивале
Чаллыда казак фестивале

2 июнь Чаллыда икенче мәртәбә казак фестивале узды. Бирегә Чаллы, Казан, Бөгелмә, Алабуга, Менделеевски, Уфадан килгән казаклар җыелды. Чараны оештыруда Чаллының Боровецки хуторы казаклары һәм Боровецки чиркәве руханилары ярдәм итә.

Фестиваль казаклар арасындагы ярыштан башланды, төрле яшьтәге катнашучылар шашка куллану осталыгын күрсәтте. Тамаша кылганнарга шулай ук казак кыр кухнясында уха һәм ботка ашау мөмкинлеге булды.

Вячеслав Сушков фестивальга Менделеевскидан килгән. Казаклыкка бер ел элек ант биргән, үзе 25 ел полиция хезмәткәре булып эшләгән, хәзерге вакытта ялда, подполковник дәрәҗәсендә. Вячеслав вазифаларын җәмәгатьчелек тәртибен саклауда һәм православ дини бәйрәмнәрдә иминлекне саклауда полициягә булышуда дип әйтә.

Чаллыда казак мәдәнияте фестивале
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:38 0:00

Май башында Мәскәүдә узган митингта халыкны кыйнаган казакларга карата Вячеслав әфәнде тискәре карашта булуын белдерде. "Мәскәүдә булган хәлләрне ишеттем. Андагы казаклар эшне дөрес алып бармаганнар, эшне үз ихтыярлары белән кылганнар. Бездә андый хәлләр булмас дип уйлыйм, безнең казаклар тәртипле" диде ул.

Полиция хезмәткәрләренә булышкан чакта тәртип бозучыларга карата сезгә нинди гамәлләр кулланырга ярый дигән сорауга, Вячеслав Сушков "Без полициягә хәбәр җиткереп, алар белән бергә тәртип сакларга тиеш. Махсус чаралар куллану инициативасы бары тик полиция карамагында, казаклар аларга булыша ала һәм "понятой" була ала", диде.

Атлы казак
Атлы казак

Аталы уллы Петр һәм Алексей Мухиннар үзләрен нәселле казаклар дип танытты. Петр Мухин аңлатканча, казакның вазифасы кешеләрнең бер-берсен кимсетүгә юл куймауда тора. Казакларны ул халык гаскәре дип атый. Петрның улы Алексей казакларның соңгы вакытта үсеше православ динен торгызу эше белән дә бәйле дип әйтә.

"Православ дине соңгы арада сүрелә бара. Халык чиркәүгә сирәк йөри башлады, ә казаклар христиан дине һәм христиан җирләрен саклау белән турыдан-туры бәйле", ди Алексей.

Казаклар арасында мөселманнар да бар

Петр Мухин сүзләренчә, казаклар арасында мөселманнар да бар. "Мәсәлән, Чистайда казаклар арасында мөселман кешеләре бик күп. Әйтик, без руханиебыз белән үз догабызны кылдык, ә алар читтәрәк үз намазларын укыды. Безнең арадагы мөнәсәбәтләр бик тату, дусларча. Алар да безнең кебек иминлек, тәртип өчен" диде ул. Казак оешмалары ничек көн күрә дигәнгә Петр әфәнде кистереп "Казакларга үсәргә ярдәм иткән иң беренче кеше – ул Путин", диде. Спонсорлык ягыннан шулай ук җирле халык һәм православ руханилар булыша, саный башласаң казаклар киеменә, атларны асрауга шактый акча китә икән.

Фестиваль концерт тамашасы белән тәмамланды, якын авыл-шәһәрләрдән килгән халык ансамбльләре казак җырларын башкарды.

Чаллы казакларының православлар белән тыгыз элемтәсе турында Азатлык элегрәк тә язган иде. Алар заманында Чаллыда чиркәү төзеләсе урынны саклады.

"Ни өчен әлеге җирләрне казаклар саклый?" дигән сорауга поп ярдәмчесе Антон Тринихин: "Бушка саклаучыларны таба алмадык. Шуңа бу җирләрне казаклар сакларга булды. Алар бушка эшли", дигән иде.

Шулай ук Казанда тәре йөрешенә дә Чаллыдан 20ләп казак китерелгән иде.

Берничә ел элек Изге Болгар җыенына чакырылган атлы казаклар шактый каршылыклы фикерләр уяткан иде. Былтыр Болгардагы "Спасское" казак җәмгыятенә Русия президенты гранты биргәннәр. "Русиянең меңъеллыгы. Император чоры" ("Тысячелетие Руси. Императорская эпоха") исемле яшьләр фестиваленә дигән 1 миллион сумнан артык грант Болгардагы казак оешмасына эләккән.

Соңгы елларда Русия җитәкчелеге казакларга аеруча зур игътибар бирә. Казаклар православ чиркәүнең корпоратив гаскәре, яклаучысы буларак хупланып, төрле институт һәм төркемнәр тарафыннан сәяси корал буларак та кулланыла башлады.

Кырым аннексияләнгән вакытта да Акмәчеткә тамгасыз хәрбиләр белән бергә Краснодар, Ростов, Терек якларыннан казак гаскәрләре кертеп тутырылган иде.

XS
SM
MD
LG