Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Мәскәүдә протестка чыкканнарны кыйнауда казакларны Казан заводы да финанслый


Мәскәүдә "Ул безгә патша түгел" протест чарасы, 5 май
Мәскәүдә "Ул безгә патша түгел" протест чарасы, 5 май

The Bell басмасы 5 май Навальныйның каршылык чарасында катнашкан кешеләргә каршы кул күтәргән һәм провокацияләгән казакларның Мәскәү мэриясе белән бәйле булуын ачыклаган. "Чудеса OSINT" Telegram каналы исә оешманы Казан заводы да финанславын белдерә.

5 май көнне Мәскәүдә узган "Ул безгә патша түгел" протест чарасында бер төркем казаклар һәм НОД хәрәкәте вәкилләре чарада катнашучыларга каршы көч кулланган, камчы белән суккан, провокацияләгән, полиция исә аларның гамәлләрен берничек туктатмаган. 6 май көнне The Bell басмасы, чарадан фотоларны анализлап, әлеге кешеләр арасында "Үзәк казаклар гаскәре" вәкилләре дә булуын ачыклаган.

2016-2018 елларда "Үзәк казаклар гаскәре" Мәскәү хакимиятеннән 15,9 млн сум күләмендә 3 дәүләт килешүенә ия булган. Килешү максатлары арасында күп кеше катнашкан чараларда иҗтимагый тәртип һәм иминлекне тәэмин итү дә диелгән.

"Чудеса OSINT" дип аталган һәм дәүләт килешүләрен күзәтеп барган Telegram каналы мәгълүматына күрә 2017 елда "Үзәк казаклар гаскәре"нең тагын 5 оешма белән контракты булган. Алар арасында Казанның "Радиоприбор" заводы да булган. Завод казакларга 1,7 миллион сум аерып биргән.

The Bell "Үзәк казаклар гаскәре"ннән бу килешүләр һәм протест чараларында "катнашу"ны раслау өчен оешма белән элемтәгә керергә тырышкан, тик җавап ала алмаган.

5 май көнне Русиядә оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный тарафдарлары оештырган "Ул безгә патша түгел" исемле протест чаралары узды. Протест яңа мөддәткә сайланган Владимир Путин иннаугурациясе алдыннан оештырылды. Русия буйлап 1600-ләп кеше тоткарланды. Чара Казанда һәм Уфада да узды.
Мәскәүдә чарага катнашучылардан тыш берничә йөз казак һәм НОД хәрәкәте активисты да килде. Алар протест белдерүчеләрне кыйнауда катнашкан, аерым алганда камчылаган, шулай ук аларны сүгенү сүзләрен кулланып провокацияләгән. Полиция аларның гамәлләрен туктатмаган.
Якшәмбе көнне Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча шура әгъзасы Максим Шевченко шураны ашыгыч җыярга чакырды. "Бу гадәттән тыш хәл. Минемчә, митингларга каршылык күрсәтүдә үзләрен казаклар дип атаучы ярым-коралланган оешмаларның катнашуы - артык", диде ул һәм бу кешеләрнең митингка килүен кем тарафыннан оештырылуын ачыкларга өндәде.
Сәясәт белгече Глеб Павловский фикеренчә, митингка казаклар һәм НОД вәкилләренең килүе - хакимиятләр сынаган яңа технология. Ул моны Украинадагы "титушкалар" аналогы дип атый.

XS
SM
MD
LG