Accessibility links

Кабарда-балкар галиме телләр турында канун өлгесен кире кагарга чакыра


Кабар-балкар харитасы
Кабар-балкар харитасы

Кабарда-балкар һуманитар тикшерүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Тимур Алоев милли телләрне ихтыяри өйрәнү канунын карауны көн тәртибеннән алуны таләп итә.

Аның бу хактагы Владимир Путин, Дмитрий Медведев, Вячеслав Володин һәм Валентина Матвиенкога язылган мөрәҗәгате Кабарда-балкар төбәк хокук яклау оешмасы сайтында урнаштырылган.

"Кануни актлар ярдәмендә федераль һәм республикалар конституцияләренең гарантияләрен блоклау Русиянең федератив төзелешен кире кага. Федераль үзәк бу очракта әлеге республикаларга (дәүләтләргә) нигез салучы халык күз алдында дошмани инстанция булып баса. Русия думасы депутатларының әлеге башлангычы деструктив һәм төзәтә алмаслык нәтиҗәләргә китергәнче, мин, Русия ватандашы буларак, тәкъдим ителгән канун өлгесен карауны көн тәртибеннән тиз арада алуны сорыйм", диелә Алоев хатында.

Узган җомга Русия думасының мәгариф һәм фән комитеты милли телләрне ихтыяри уку кануны беренче укылышта хупларга тәкъдим итте. Үзгәрешләр икенче укылышка кертеләчәк диелде.

Дума туган телләрне ихтыярига калдыру кануны өлгесен карауны көзге сессиядән 19 июньгә күчерде. Төбәкләрдә фикер алышуга вакыт калмады диярлек. Кайбер республикаларның парламентлары, шул исәптән Татарстан дәүләт шурасы да документка тискәре бәя бирде, канун өлгесен кире кагуны сорады. Президент идарәсендә узган киңәшмәдән соң канун өлгесенең икенче укылышына, төбәкләр тәкъдимнәрен исәпкә алып, үзгәрешләр кертеләчәк диелде.

Кайбер хәбәрләргә караганда, туган телләрне өйрәнү уку програмының мәҗбүри өлешендә кала, ләкин алар рәтенә урыс теле дә керәчәк.

XS
SM
MD
LG