Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Илдус Әмирхан белән бәхилләшеп өлгермәдек"


Илдус Әмирханны соңгы юлга озату
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:16 0:00

18 июньдә галим-мәгърифәтче Илдус Әмирханны соңгы юлга озату мәрасиме булды. Ул озак авыруыннан соң терелә алмады. Галимгә 77 яшь иде. Ул Казанның мөселман зиратында җирләнде. Азатлык галимне соңгы юлга озату мәрәсимендә булды, аның белән аралашкан дуслары, көрәштәшләре белән аралашты.

Галим соңгы вакытта яман шеш чиреннән интекте. Аны хатыны Әлфирә ханым карады. Илдус аганың саллы фәнни хезмәтләре, китаплары калды. Ул татарның һәр тармагын диярлек системга салып, җентекләп тасвирлаган шәхес. Тот та эшлә, тормышка ашырып кара, әмма аны өйрәнергә, кулланып карарга кешеләр табылмады.

Илдус Әмирхан (1941-2018)
Илдус Әмирхан (1941-2018)

Илдус Әмирхан "Әмирханнар фаҗигасе" дигән мәкаләсендә "... әгәр татар үзенең илендә, кендек җирендә милли җәмгыятен, милли өлгесен, милли мәгарифен, гаилә институтын торгыза алмаса, безнең балаларыбыз тырышлыгы да "сизиф хезмәтенә" әйләнәчәк һәм милләткә хезмәт итүче дә калмаячак. Тел бетә, татар бетә дип шапырынулар сәяси уен гына. Ә минем бу юнәлештәге конкрет эшчәнлегем 50дән артык китапта күрсәтелгән. Татар фаҗигасен өзлексез тасвирлап кына аны фаҗигадән коткарып булмый", дип язган иде.

Азатлык мәрхүмнең дуслары, көрәштәшләре белән аралашты, аның соңгы көннәре, васыяте турында сорашты.

Казанның "Нурулла" мәчете имамы Габдулла Галиуллин Илдус Әмирханны хакимият кешеләре аңламады, читкә этәрде дип сөйләде. Соңгы елларда аңа чире белән дә көрәшергә, очны-очка ялгап авыр хәлдә яшәргә туры килде, диде Азатлыкка.

Габдулла Галиуллин
Габдулла Галиуллин

"Илдус белән күптән танышбыз. Милли хәрәкәттә бергә булдык, ул таяна алырлык шәхес иде. Аны зур галим дип саныйм. Милли мәгәриф системын өйрәнеп, аның нигезен җентекләп булдырган кеше ул. Кызганыч, аны гамәлгә ашыра алмады, ул дәүләт оешмаларының төрле ишекләренә шакыды, әмма аны ни аңлаучы, ни ярдәм итүче табылмады. Туры сүзле, намуслы иде.

Васыять итеп милләтне күтәрегез дигән сүзләре яңгырады

Аралашып, хәлләребезне белешеп яшәдек. Соңгы тапкыр узган атнада очраштык, хәлен белергә килдем, мәчеттәге сәдакаларның бер өлеше белән сөендердек. Хәле авыр иде. Китәчәген белде, чирен дә Аллаһ Тәгаләнең бер сынавы буларак сабыр кабул итте, китәчәгенә әзерләнде. Соңгы очрашуда да тел, милли мәгариф мәсьәләсе турында фикер алыштык. Кызганыч, галимнең әйткәннәрен, язганын исәпкә алмадылар, хәзер менә килеп терәлдек, чыгу юлларын белмибез. Илдус бүгенге тел вазгыятенә бик борчылды. Васыять итеп милләтне күтәрегез дигән сүзләре яңгырады.

Нәфес чиреннән интекмәде, мал тупламады. Иң зур байлыгы – белеме, аның хезмәтләре, китаплары. Торган йортлары да бик иске, барак хәлендә, утын белән ягалар, салкын иде. Татар галимнәре шундый хәлдә яшәргә тиеш түгел. Оят, хурлык. Бу – хакимиятнең дә, җәмгыятьнең дә үз шәхесләренә мөнәсәбәте. Аны читкә этәрделәр, рәнҗеде ул аңа, әмма соңгы көненә кадәр татар халкы күтәрелер дигән өмет белән яшәде", дип сөйләде Габдулла хәзрәт.

Сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин мәрхүмне остазы дип саный. Соңгы сулышына кадәр фикерләре милләт турында булды дип искә ала.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

​"Илдус абый – кадерле остазым. Аның белән 20 ел дәвамында тыгыз аралаштык, Кол Шәриф исемендәге Милли университет оештырылганда мин аңарда белем алдым, һәр яклап киңәшләре белән яшәргә өйрәтте. Дөньяга карашымны формалаштырган шәхесләрнең берсе булды. Аның тарафдарлары күп түгел иде, әмма янында һәрвакыт шәкертләре, хөрмәт иткән көрәштәшләре булды. Үз кешеләрен яратып якын итеп "минем мәхәлләм" дип атый иде.

Һәр эшне акыл, иман белән башкарды, башкаларны да шуңа өндәде

Без фикердәшләр булдык. Ул – принципиаль кеше, компромиссларга авыр бара иде. Рәнҗеттеләр, канатларын кистеләр, әмма ул барыбер үз милли идеяләренә тугры калды. Үзе йомшак күңелле, зыялы булды, каты сүз белән бәрелмәде. Һәр эшне акыл, иман белән башкарды, башкаларны да шуңа өндәде.

Илдус абый үзенең мәгърифәтчеләр нәселе белән горурланды, аның лаеклы дәвамчысы булу җаваплылыгын тоя иде. Татар халкына хезмәт итәргә тиешмен дип 1970 елларда махсус Мәскәүдән кайтты. Мәгариф системын булдырырга кирәк дип энәсе-җебенә кадәр эшләде. Милли хәрәкәтнең идеологы булды.

Озак чирләде, хәле авыр иде, сөйләшергә дә көче булмады, әмма аңы ачык иде. Халыкны саклап калу авыр булыр, әмма йодрыгын, кечкенә булса да мәхәлләсен сакланырга кирәк, диде. Фикердәшләр булганда идея сүнмәс дип сөйләде аралашкан вакытта", диде Руслан Айсин.

Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова Илдус Әмирханның хезмәтләренең никадәр кыйммәтле булуын соңрак аңлаячаклар, әлегә җәмгыять аны кабул итәргә әзер булмады дип сөйләде.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

"Илдус Әмирхан – борынгы затлы нәселдән чыккан шәхес. Нәселне аерып торган гыйлем, иман, эзләнү кебек сыйфатлар аңарда да бар иде. Бертуган абыйлары да билгеле галимнәр иде. Равил, Рашат, Илдус Әмирханнар татар тарихына хезмәтләре белән кереп калачак. Илдус милли хәрәкәткә якын булды, үзенең мәгърифәтчелек идеяләрен милли хәрәкәт, милли оешмалар аша тормышка ашырырга тырышты. Өлешчә ул уңышка иреште дә. Бик милли җанлы, эшкә, идеясенә бирелүчән, иманлы шәхес булды.

Ул алдан барды, алдан фикерләде, халык кына аңламады

2008 елга кадәр Милли мәҗлес рәисе булды. 1990нчы еллар башында Татар кануны, яшәү тәртибе язылырга тиеш дигән фикер яңгырады, ул эшнең башында Илдус Әмирхан торды, без барыбыз да аңа иярдек. Татар кануны кабул ителде, халыкка таратылды. Милли мәхәллә идеясен дә ул күтәреп чыкты, шәһәрләрдә татарларның укмашып яшәүләрен теләде, ул, чыннан да, сакланып калуның бер варианты. Кызганычка, Илдус Әмирханның идеяләре тормышка ашмауның бер сәбәбе – җәмгыятьнең әзер булмавы. Ул алдан барды, алдан фикерләде, халык кына аңламады. Аның өчен җитлегү, милли элитаның барлыгы кирәк. Аны җитәкчеләр бар дип белмәде, идеяләре җиһанның бер почмагындагы хыяллар итеп кабул ителде. Диванага кебек карадылар. Әмма ышанам: Илдус Әмирхан язып калдырган трактатлар, фәлсәфи милли хезмәтләрен укучыларын, аларны гамәлгә ашыручыларын да табачак.

Дөрес, аңа бәйле күңелемдә әрнү дә бар. Аның белән бәхилләшә алмадык. 2008 елда мине мәхкәмә каршысына бастырдылар, Милли мәҗлеснең белдерүе өчен мине хөкем иттеләр. Мәхкәмәгә аерым Илдус Әмирханны китерделәр, ул миңа каршы чыгыш ясады. Безне сөйләштермәделәр. Аңа ачу сакламыйм, аны файдаландылар дип уйлыйм. Илдусның яткан урыннары нурлы булсын, Аллаһ Тәгалә кичерсен аны!" дип сөйләде Бәйрәмова.

Илдус Әмирхан 1941 елның 4 гыйнварында Сембер өлкәсе Иске Кулаткы авылында туа. Казан университетының механика-математика факультетында белем ала, туган ягында математика укыта, мәктәп мөдире була. Мәскәүнең нефть үзәк фәнни-тикшеренү институты аспирантурасын тәмамлый. Илдус Әмирхан милли яшәешнең асылын үз эченә алган татар кануны, татар гаилә кодексы, милли мәгариф концепциясен, мәхәллә нигезнамәсен төзи, мәхәллә идеясен күтәреп чыга.

XS
SM
MD
LG