Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Метроэлектротранс" җитәкчесе: Audi Q7 машинасын сатып алу Миңнеханов белән килештерелгән


Әсфән Галәвов
Әсфән Галәвов

"Метроэлектротранс" оешмасына биш миллион сумга якын торган Audi Q7 машинасын алу "14 майда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән килештерелгән". Бу хакта оешма җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Әфсән Галәвовның Казан мэриясенең транспорт комитетына язылган хатында белдерелә.

Хатның күчермәсе "Idel.Реалии" редакциясендә бар. Хат Казанның транспорт комитеты җитәкчесе Айдар Әбделханов исеменә язылган.

Элегрәк Казан думасында КПРФ депутаты Алексей Серов шәһәр мэры Илсур Метшиннан "зыянга эшләүче муниципаль унитар оешманың кыйммәтле машина алуының кануныйлыгына, максатка ярашлы булуына һәм этик кыйммәтләргә җавап бирүенә" бәя бирүне сораган иде.

"Метроэлектротранс" оешмасының 5 млн сумга Audi Q7 машинасы алырга җыенуы турындагы хәбәрне, дәүләткә сатып алу сайтындагы мәгълүматка сылтанып, Алексей Навальныйның Казандагы штабы таратты.

"Бу - бюджет оешмасы. Дәүләткә сатып алу сайтында машина оешманың үз акчасына алыначак диелә. Әлеге акчалар оешмага түләүле хезмәт: реклам, аренда белән керә. Әгәр безнең салымнар метроны төземәсә, "Метроэлектротранс" реклам өчен бернинди дә урын бирә алмас иде", диде Навальный тарафдарлары.

Активистлар әлеге бәйгене гамәлдән чыгаруны таләп итте.

XS
SM
MD
LG