Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илсур Метшин футбол беренчелеге вакытында урам чараларын тыюны кануни дип саный


Илсур Метшин журналистлар белән очрашуда
Илсур Метшин журналистлар белән очрашуда

Казан мэры Илсур Метшин дөнья футбол беренчелеге вакытында урам чараларын тыюга карата үз фикерен белдерде. Аныңча, канун бозылмый, риза булмаучылар мәхкәмәгә мөрәҗәгать итсен.

"Кагыйдәләрне без уйлап чыгармыйбыз. Урам җыеннарын уздыруны чикләү кануннар белән билгеләнә. Әгәр Казан башкарма комитетында чикләүләр куеп дөрес эшләмиләр икән, безне төзәтү өчен мәхкәмәләр бар. Ләкин беркем дә канунга каршы килүче гамәл кылмый", диде Метшин "Idel.Реалии" соравына.

Казан башкарма комитеты карары нигезендә, 25 майдан 25 июньгә кадәр Казанда дөнья чемпионатына бәйле булмаган митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетларны 9:00-14:00 сәгать аралыгында гына үткәрергә мөмкин, катнашучылар саны исә 150дән артмаска тиеш. Урам чаралары өчен Юдино һәм Дәрвишләр бистәсендә генә урыннар бирелә.

Казан полициясе шәһәр үзәгендә ялгыз пикетка чыгучыларны җаваплылыкка тарттыра башлады. Илсур Метшин сүзләренчә, "тарткалашулар бәйрәмне бизәми".

XS
SM
MD
LG