Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный пенсия реформасына каршы 1 июль урам җыеннары уздырмакчы


Навальный элегрәк Мәскәүдә уздырган каршылык чарасы
Навальный элегрәк Мәскәүдә уздырган каршылык чарасы

Оппозиция вәкиле Алексей Навальный Русия шәһәрләрендә пенсия яшен арттыруга каршы урам чаралары уздыру турында игълан итте. Ул 1 июльгә планлаштырылган.

Навальный Instagram аккаунтында язуынча, дүшәмбе аның 20 шәһәрдәге штаблары хакимиятләргә урам җыены уздыру турында белдерү хатлары җибәргән.

Сишәмбе шулай ук "Сул фронт" лидеры Сергей Удальцовның да пенсия реофрмасына каршы чара уздыруы турында билгеле булды. Урам җыены 4 июльгә билгеләнгән, активистлар Мәскәүдә Революция мәйданына чыгарга тели.

Узган атна Русия хөкүмәте пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячагы турында игълан итте. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак.

Казан икътисадчысы Таһир Дәүләтшин Азатлыкка "хөкүмәт пенсия мәсьәләсен хәл итте, инде пенсиягә чыгарлык пенсионерлар калмаячак" дип белдерде. Аның фикеренчә, Русиядә пенсия яшен күтәрмичә дә, салымнарны арттырмыйча да халыкны яхшы шартларда яшәтеп була.

XS
SM
MD
LG