Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәсе "26 февраль" эше нигезендә гаепләнүче кырымтатарларга шартлы җәза бирде


Кремль контролендә булган Акмәчетнең Үзәк район мәхкәмәсе "26 февраль" эше нигезендә гаепләнүче биш кырымтатарны шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

Крым.Реалии хәбәр итүенчә, Али Асанов һәм Мостафа Дегерменджи 4,5 елга, Арсен Юнусов һәм Эскендер Кантемиров 4 елга, Эскендер Эмирвалиев 3,5 елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителә. Һәрберсенә өч еллык сынау вакыты билгеләнде.

2014 елның 26 февралендә Акмәчеттә Кырымның Югары Радасы бинасы янына Украинаның яңа хакимиятен тану таләбе белән биш меңгә якын кырымтатар җыелды. Алар Кырымны аннексияләүгә каршылык белдерде. Аларга каршы Акъярдан (Севастополь) махсус автобуслар белән сивил киемдә Русия хәрбиләре китерелеп, Русия яклы митинг башладылар. 27 февраль Кырым хөкүмәте, дәүләт биналары Русия тарафыннан аннексияләнде. Кырымтатар халкы Мәҗлесе тыелды.

2015 елның гыйнварында Русия тикшерү комитеты 26 ферваль митингындагы тәртипсезлекләр турында җинаять эше ачты.

Ахтем Чийгоз, Али Асанов, Мустафа Дегерменджи, Эскендер Кантемиров, Талят Юнусов, Эскендер Эмирвалиев, Арсен Юнусов һәм Эскендер Небиев тоткарланды.

Соңрак мәхкәмә әлеге эшне икегә бүлде, Кырымтатар Мәҗлесе лидерларының берсе Ахтем Чийгоз эше аерып чыгарылды.

2015 елның декабрендә Талят Юнусов 3,5 елга, Эскендер Небиев ике елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде.

2017 елның 11 сентябрендә Чийгоз тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнеп, сигез ел колониягә хөкем ителде.

Шул ук елның 25 октябрендә Русия хакимияте Ахтем Чийгозны иреккә чыгарды һәм Төркиягә тапшырды. Соңрак ул Киевка кайтты.

XS
SM
MD
LG