Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Сәмигуллин: "Ваһһабчылык булмаса, илебездә исламофобия дә булмас иде"


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин журналистлар белән очрашуда үзенең ваһһабчылыкны тыю турындагы тәкъдименә аңлатма бирде. Ул әлеге юнәлешнең идеяләре "безнең өчен ят" ди.

"Безнең үз гадәтләребез. Без шул юлдан бардык һәм барачакбыз, барлык китапларыбыз шул гадәтләргә нигезләнгән. Ваһһабчылыкка башта төгәл билгеләмә бирергә кирәк, чөнки кайчак сакалы булган теләсә-кайсы кешегә "ваһһабчы" тамгасы эленә. Һәм моның белән еш очрашабыз. Исламофобия белән дә еш очрашырга туры килә. Әгәр ваһһабчылык булмаса, илдә исламофобия дә булмас иде. Беслан, Норд-Ост, Чечня кампаниясе булмаса, мөселманнарга нинди мөнәсәбәт булыр иде? Бөтенләй башка! Аларның булуы һәм эшчәнлеге бөтен мөселман өммәтенә зыян сала. Шуңа күрә моңа каршы көрәшергә кирәк", ди Камил Сәмигуллин.

Аның сүзләренчә, ваһһабчылык тарафдарларын "ачыклау кирәкми".

"Әйтик, Русиядә гей-пропаганда тыелган, ләкин бит без беркемне дә эзләп йөрмибез. Ә менә аны балалар арасында пропагандалый башласалар, без әйтәбез: "Тукта, гафу ит, бу тыелган". Ваһһабчы безнең җәмгыятьтә нәфрәт идеяләрен пропагандаларга тиеш түгел. Без тыярга һәм моңа бергә каршы торырга тиеш", дип саный Татарстан мөфтие.

27 мартта Русия динара шурасы утырышында Сәмигуллин хакимият оешмаларына ваһһабчылыкны экстермистик идеология, ваһһабчы оешмаларны экстремистик дип танырга тәкъдим итте.

Соңрак Русия мөфтиләр шурасы ваһһабчылыкны экстремизм дип тануга каршы чыкты.

XS
SM
MD
LG