Accessibility links

Кайнар хәбәр

​​"Төп теләгебез – балаларга татар мохитен булдыру"


"Ябалак" балалар үзәге
"Ябалак" балалар үзәге

Казанда җәй көннәрендә гадәти лагерьлардан тыш хосусый балалар бакчалары да җәйге аланнар оештыра башлады. Азатлык балаларны кунмыйча гына йөртә алган, татар рухлы аланнарны барлады.

Бүгенге көндә Казанда татар мохитле ике хосусый балалар үзәге эшләп килә. Җәйге вакытта алар балаларга аерым програмнар оештырамы? Гомумән, баланы лагерьга җибәрмичә, Казанда гына кая йөртеп була? Анда милли рух, тәрбия җитәрлекме?

Шушы һәм башка сорауларга җавап эзләп Азатлык төрле татар балалар үзәкләре, бакчаларына мөрәҗәгать итте.

"Сабыйлар" үзәге

Казанда инде күптән эшләп килгән "Сабыйлар" балалар үзәге бу җәйгә яхшы әзерләнгән, алар җәй буе төрле тематикалы һәм эчтәлекле аланнар оештыра. 4-15 июнь көннәрендә әхлак һәм дини тәрбиягә юнәлгән "Рамазан" аланы узса, хәзерге вакытта (18-29 июнь) инглиз телен өйрәнүгә юнәлгән "Билингва" аланы бара. Үзәк җәй дәвамында барлыгы алты алан оештыра.

Ләйлә Нурмөхәммәтова
Ләйлә Нурмөхәммәтова

"Сабыйлар" үзәге маркетологы Ләйлә Нурмөхәммәтова сүзләренчә, алар мондый чараларны беренче ел үткәрми, узган еллардагы тәҗрибә һәм хаталарны төзәтү юлыннан бара. "Рамазан ае темасыннан башладык, әдәп-әхлак, догалар өйрәнүгә юнәлгән, Ураза гаете белән тәмамланган аланны үткәрдек. Хәзер безнең "Билингва" чарасы бара, ул әле июльдә дә кабатланачак. Ике укытучыбыз дәресләрне, уеннарны инглизчә өйрәнүгә юнәлтә, татарча аралашу да саклана. Бу алан ата-аналар арасында иң популяры, урыннар тиз бетә. Ник дисәң, татар мохитеннән тыш инглизчә дә өйрәнү каралган", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Июль башында узачак Милли иҗат аланына кызыксыну әзрәк, шуңа "Сабыйлар" аңа алдан ук бик сыйфатлы әзерләнергә тырышкан. "Шул аланга язылучылар бар, ләкин буш урыннар әле бар", ди Нурмөхәммәтова. Бу аланда тарихи темаларны өйрәнү, милли уеннар, түбәтәй, чулпы ясау кебек остаханәләр дә каралган. Ике тапкыр үткәреләчәк "Рух" аланы да оештырылачак, алар да дини әхлакка багышланачак, биредә балалар пәйгамбәрләр тарихы, кыйссаларын өйрәнәчәк, табигать аша дини белем бирү, иҗади биремнәр дә була. Нурмөхәммәтова дини аланнарга да кызыксыну зур ди.

"Билингва" аланы ата-аналар арасында иң популяры, урыннар тиз бетә

"Безнең чаралар иртән башланып алты сәгать бара. Һава торышы яхшы булганда балаларны паркта каршы алабыз, урамда уеннар үткәрәбез, шуннан соң кызыклы дәресләр, мастер-класслар уза. Төштән соң өстәл уеннары, ком терапиясе, интерактив укулар, әкиятләр уку һәм башка чаралар уза. Һава яхшы булса, көнебез урамда тәмамлана", дип тасвирлады бер көнне Ләйлә Нурмөхәммәтова. Хәзер барган "Билингва" аланына 26 бала йөри, алар белән 4 мөгаллим эшли.

"Сабыйлар" үзәге чаралары
"Сабыйлар" үзәге чаралары

Татарча оештырылган мондый аланнарга кеше күп йөриме дигән сорауга Ләйлә ханым "кеше күп йөрсен өчен яхшылап әзерләнергә туры килде", дип әйтә. Һәр аланда әле буш урыннар бар, якынча 3-5 баланы яздырырга мөмкинлек бар, ди ул. Август аена язылачак балаларга әле ташламалар да тәкъдим ителә.

Укытучылар татарча гына сөйләштерә, ләкин балалар күбесенчә үз арасында урысча сөйләшә

Казан балаларын татарча сөйләштереп буламы дигән сорауга Нурмөхәммәтова берничә атна дәвамында гына татарча сөйләштереп булмый ди. Укытучылар урыс теленә күчмиләр, татарча гына сөйләштерәләр, ләкин балалар үзара күбесенчә урысча сөйләшә. "Алан тулысынча татарча уза, татарча белгән балаларны алабыз дисәк тә, урысча сөйләшкән балалар да килә шул. Шул ук вакытта сокландырлык дәрәҗәдә татарча сөйләшүче балалар да бар. Без татар мохитен тудырырга тырышабыз ул, күпмедер күләмдә бу килеп тә чыга, ләкин 100% татарча сөйләшәләр дип әйтеп булмый шул", ди Ләйлә Нурмөхәммәтова.

Бала-сити

Быел татар рухлы җәйге аланны Бала-сити хосусый мәктәбе дә оештыра. Бу мәктәптә мөдир булып Энгель Фәттахов вакытында милли мәсьәләләр буенча мәгариф министр урынбасары булыр эшләгән Илдар Мөхәммәтов эшли. Андагы алан турында аның белән сөйләшеп алдык.

Илдар Мөхәммәтов
Илдар Мөхәммәтов

"Быел мондый лагерьны беренче тапкыр оештырабыз. Сынап карарга телибез. Максатыбыз аңлашыла инде - балаларга татар мохите тудыру, мәдәниятебез, телебез, гореф-гадәтләребез белән бәйле масстер-класслар, уеннар, чаралар уздыру, кызыклы шәхесләр белән таныштыру. Ял аралаш тәрбияви һәм интеллектуаль чаралар уздырырга ниятлибез", ди ул.

Максатыбыз - балаларга татарча тел мохите тудыру

Аның сүзләренчә, аланда һәр теләгән кеше катнаша ала. Бала-сити үзе биш төрле алан оештыра, шуларның берсе тулысы белән татар теленә багышлана. Ул 9-20 июль көннәрендә уза. Әлегә теләүчеләр саны күп түгел икән, реклам эшенә дә әле керешмәделәр.

Мөхәммәтов сүзләренчә, һәр көн чаралар иртәнге тугызда башланып, кичке алтыда тәмамлана. Дүрт тапкыр ашату каралган, ашау хәләл. Програмда дәресләр, мастер-класслар, урамнарда уеннар, экскурсия, квестлар каралган. Ике атналык алан 12 мең сум торачак.

"Төп теләгебез - татар мохитен булдыру, балаларны татарча гына сөйләштерү. Әйдаманнар үзебезнең укытучылар, КФУ студентлары. Алар безнең белән хезмәттәшлек итәләр. Милли кыйммәтләрне белгән, татар теле өчен бирелеп эшләгән кешеләрне эшләтергә телибез. Ата-аналар балаларының акыллы ял итүен телиләр, читкә чыгып китү, авылга җибәрү генә түгел. Ял итү белән белем алуны берләштеререгә теләүчеләр бар", ди Илдар Мөхәммәтов.

Ата-аналар балаларының акыллы ял итүен сайлыйлар, читкә чыгып китү генә, авылга җибәрү генә түгел

Азатлыкның татар теле аланын робототехника, башка заманча юнәлешләр белән берләштереп бирү отышлы булмасмы дигән сорауга, Мөхәммәтов төрле форматларны эзлибез, андый фикер дә булды диде. "Татар сменасы да тел сменасы гына түгел. Бәлкем киләчәктә робототехника белән укмаштырып җибәрербез. Алай да булырга мөмкин. Киләчәктә бәлкем ике смена ясарбыз. Әлегә гаризалар кабул итәбез, алга таба карарбыз", ди ул.

Бала-Ситида хосусый балалар бакчасына 500 бала йөри, 1-4 класста 80 бала булачак. Башлангыч киләсе елдан тулы форматка эшли башлаячак.

"Ябалак"

Узган ел ачылган "Ябалак" хосусый балалар бакчасында җәйгә аерым аланнар оештырылмаган. Аның хуҗасы Азат Миргаязов "киресенчә, җәйге вакытка зур төркемне туктатып тордык. Күбесе авылларга кайтып китте, әлегә ясли балалары белән эшлибез", диде.

"Ябалак"ны оештыручы Азат һәм Эльза Миргаязовлар
"Ябалак"ны оештыручы Азат һәм Эльза Миргаязовлар

Шул ук вакытта аның сүзләренчә, гадәти тәртиптә балаларны китереп була. "Бездә процесс җайлы оештырылган, теләгән кеше баланы берничә сәгатькә, ярты көнгә яки тулы көнгә алып килә ала. Гадәти режим белән эшлибез, иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр баланы калдырып була", ди ул.

Шулай да җәй көннәрендә үзгәрешләр бар. "Июнь башында Сабантуй үткәрдек, бик матур узды ул безнең. Җылы көннәрдә күбрәк саф һавага чыгарга, күп вакытны шунда үткәрергә тырышабыз.

Теләгән кеше баланы берничә сәгатькә яки көнгә алып килә ала

Дәрес темаларының күбесе җәйге табигатькә багышланган. Моннан тыш менюга да үзгәрешләр керттек, күбрәк бакча җимешләрен бирәбез, карлыган чәе белән сыйлыйбыз. Көннәр яхшы торса, ата-аналар белән табигатькә чыгып гаилә көнен уздыру теләге дә бар", дип сөйләде Миргаязов Азатлыкка.

"Ябалак"та баланы көн саен йөртергә теләгән әти-әниләр бер айга 12 мең сум түли. Ярты көн төркеме бер айга 8,5 мең сум тора. Аерым бер көнгә китерү ата-анага 800 сумга төшә, баланы татар рухлы бакчада бер сәгатькә калдырып тору 150 сум тора.

XS
SM
MD
LG