Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар җырчылары туган телгә багышлап клип төшергән


Татар эстрадасы йолдызлары туган телгә багышлап җыр яздырган. Бу татар эстрадасында 18 танылган җырчы катнашында төшерелгән беренче шундый клип дияргә була.

"Туган телем" дип аталган җырга клип 20 июньдә YouTube каналында чыкты. Җырны Айдар Галимов, Венера Ганиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Асаф Вәлиев, Зөфәр Билалов кебек җырчылар башкара. Сүзләрен Разил Вәлиев, музыкасын композитор Эльмир Низамов язган.

Видеода җыр сүзләре инглиз һәм урыс телләрендә титрлар белән бирелә.

Композитор Эльмир Низамов Азатлыкка белдерүенчә, әлеге җыр белән иҗат кешеләре туган тел тирәсендә туган вазгыять турында киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә теләгәннәр.

"Разил Вәлиев туган тел турында шигырь язган иде һәм бу сүзләргә музыка язып булмыймы дип миңа мөрәҗәгать итте. Музыкасын яздым. Аның премьерасы 26 апрель Казанда опера һәм балет театрында булды. Туган тел мәсьәләсе янә калкып чыккач, җырны киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә дигән фикергә килдек. Режиссер Тимур Шәйхетдинов җырга клип төшерергә тәкъдим итте. Иҗат кешеләрен әлеге тема бик борчый, без шушы җыр белән киң катламга әлеге мәсьәләнең җитдилеген җиткерергә телибез. Бәлки, халык туган телне үстерү, саклау турында ныграк уйлый башлар дигән өмет белән яздырдык", диде Эльмир Низамов. Клип яздыруга айдан артык вакыт киткән, төрле җирләрдән җырчыларны туплау авырлыгы булган.

19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар өлгене тулыландырырга вәгъдә итә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG