Accessibility links

Кайнар хәбәр

Васыйл Шәйхразиев: тел мәсьәләсендә ата-аналар белән эшләргә кирәк булачак


Милли шура утырышы
Милли шура утырышы

Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев Русия думасының туган телләрне ихтыярига калдыру канунына каршы төшмәскә, ә әти-әниләр белән эшләргә чакырды.

Бу хакта ул бүген журналистларга Дөнья татар конгрессының Милли шура президиумы әгъзалары белән очрашкан вакытта әйтте.

"Русия думасы карары нигезендә без 30 көн эчендә депутатлар аша теләкләрне белдерергә тиеш. Татар теле, милли телләр дәүләт теле ягыннан мәҗбүри булып калырга тиеш дибез. Ләкин әти-әниләргә сайлап алырга кирәк. Шуңа да канунны кабул итү генә түгел – бу да җиңү булачак. Икенчедән, әти-әниләр белән эшләргә кирәк. Хөкүмәттән карар булса да, без сайлаттырмый укыта алмыйбыз. Кайбер әти-әниләр без татар телен оныттык инде, дип баш кагучылар бар. Моны үткәрмәс өчен без әти-әниләр, бигрәк тә, әби-бабайлар белән ныклап эшләргә тиеш", диде Шәйхразиев.

Утырыш Татарстан хөкүмәте бинасында узды. Журналистларга протокол рәвешендә очрашуны биш минут кына төшерергә рөхсәт ителде. Калган сөйләшү ябык ишекләр артында барды.

Утырышта тел мәсьәләсе төп тема түгел иде. Президиум әгъзалары 19 июль көнне узачак Русия дин әһелләре җыены, 21 июльдә Болгар җыены һәм 20 июльдә үтәчәк җиденче чираттан тыш корылтайга әзерлек хакында сөйләштеләр.

19 июньдә Русия думасы туган телләрне ихтыяри укыту кануны өлгесен беренче укылышта кабул итте. Татарстаннан сайланган бер депутат та канун өлгесенә каршы тавыш бирмәде.

XS
SM
MD
LG