Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимиятләре пенсия яшен арттыруга каршы митингка рөхсәт биргән


21 июньдә Казан башкарма комиеты "Гадел Русия" фиркасенең Татарстандагы бүлегенә пенсиягә чыгу яшен арттыруга каршы митингка рөхсәт биргән.

Бу хакта фирка социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Чара 30 июнь Казанның Юдино бистәсендәне "Тимер юлчылар" мәдәният йорты каршында узачак.

"Русия Конституциясе гарантияләгән хокукларыбызны бергә генә яклый алабыз", диелгән чакыруда.

"Гадел Русия" фиркасенең пенсия яшен күтәрми генә пенсияләрне арттыру мөмкинлеге бирүче альтернатив канун өлгесе бар дип тә белдерелә. Сүз "Русиядә иминият пенсия системы турындагы" канун өлгесе турында бара. Документка ярашлы, пенсия күләме хезмәткәрнең эш стажына һәм хезмәт хакына бәйле булачак, бөтен ташламалар калачак, 2030 елга кадәр пенсия яшен арттыру тыелачак.

Элегрәк пенсия яшен арттыруга каршы урам җыеннары уздыру турында КПРФ, "Русия коммунистлары" һәм оппозиция вәкиле Алексей Навальный белдергән иде.

Узган атна Русия хөкүмәте пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячагы турында игълан итте. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак.

XS
SM
MD
LG