Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт шурасы вице-спикеры Юрий Камалтынов республика президент атамасын кануни нигездә саклап калды дип саный.

Татарстан Русиядә президент атамасын саклап калган бердәнбер республика буларак аны кануни нигездә саклап калды. Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасы вице-спикеры Юрий Камалтынов әйтте.

"Бу минем шәхси фикерем. Федераль хезмәттәшләремне, канун чыгаручыларны тәнкыйтьләргә теләмим. Әмма без һич кенә дә Конституцияне бозмадык", дип китерә Камалтынов сүзләрен "Коммерсантъ–Казан" басмасы.

Камалтынов үзенең Дәүләт шурасында кануннар һәм хокук куллану практикасы мониторингы комиссиясен дә җитәкләве турында искә төшерә. Әлеге комиссия төбәк җитәкчесе атамасын тикшерү мәсьәләсендә катнаша.

Камалтынов Дәүләт шурасында "Бердәм Русия" фракциясе әгъзалары бу мәсьәләдә бер тавыштан үз фикерен белдерергә әзер булуын да әйтте.

"Әгәр тавыш бирергә кирәк булса, фракция әгъзалары ничек кирәк булса шулай тавыш бирәчәк", диде вице-спикер.

Элегрәк Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков республикада президент атамасын алыштыру мәсьәләсендә прокурор гамәлләре өчен нигез юк дип санавын әйткән иде. Бу хакта ул Чаллы шәһәр шурасы депутаты Сергей Яковлев мөрәҗәгатенә җавап итеп китерде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG