Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдус Нәфыйков Татарстан президенты атамасын алыштыру мәсьәләсен күтәрүгә нигез юк дип саный


Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков
Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков республикада президент атамасын алыштыру мәсьәләсендә прокурор гамәлләре өчен нигез юк дип саный. Бу хакта ул Чаллы шәһәр шурасы депутаты Сергей Яковлев мөрәҗәгатенә җавапта белдерә.

Татарстан прокуроры сүзләренчә, республика парламентында "Татарстанда конституцион төзелешне көйләүне камилләштерү өчен эшче төркем булдырылган". Әлеге төркем "Татарстан конституциясенә кагылышлы мәсьәләләрне, шул исәптән Татарстанда югары вазифаи затның атамасы белән бәйле сорауларны анализлый, белгеч бәясе бирә", ди прокурор.

"Моннан тыш, 2017 елда Татарстан Дәүләт шурасы Русия президентына республикада иң югары вазифаи затның атамасын саклап калу турында мөрәҗәгать кабул итте. Алда әйтелгәннәрне исәпкә алып, прокурор гамәлләре өчен нигез юк", дип нәтиҗә ясаган Илдус Нәфыйков.

Сергей Яковлев әлеге җавап белән килешми, Баш прокуратурага тагын бер кабат мөрәҗәгать итәргә җыена дип яза Idel.Реалии.

"Нәфыйковның җавабы конкрет түгел. Федераль канун бозылган. Моның өчен җавап бирүче кешеләр эшләгән атлы булып кына кылана. Баш прокуратура хәл итәр әле", дигән Яковлев.

Февральдә шундыйрак җавапны депутатка Татарстан прокуроры урынбасары Марат Долгов та җибәргән иде. Ул имзалаган хатта Татарстан Конституциясен федераль кануннарга яраклаштыру эше "республика Конституциясен үзгәртүне комплекслы башкару максатында алып барыла" диелгән. "Татарстан республикасының Конституция комиссиясе турында" канунын булдыру өчен Дәүләт шурасында эшче төркем булдырылган, дип тә белдерелде.

2017 елның декабрендә Сергей Яковлев Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Конституциясен гамәлдән чыгаруны сорады. Ул Татарстан Конституциясендә "дәүләт эчендә дәүләт" принцибы теркәлгән, ә федераль үзәк белән республика арасындагы шартнамәнең мөддәте чыккач, Конституция юридик көчен югалта, дип язып чыкты.

Татарстан Дәүләт шурасының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин бу мөрәҗәгатьне "томаналык" дип атады. Яһүдин Конституция шартнамәсез дә эшли, диде.

XS
SM
MD
LG