Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Конституциясенә багышланган митингта тоткарланган активистның эше туктатылды


Айрат Шакиров митингта (сулдан өченче)
Айрат Шакиров митингта (сулдан өченче)

22 июнь Казанның Идел буе мәхкәмәсе Татарстанның Биектау районы мәчетенең элекке имамы Айрат Шакировка карата административ эшне туктатты.

Бу хакта аны яклаучы юрист Игорь Шолохов хәбәр итте. Шолохов мәхкәмәдә полиция хезмәткәрләре "активист үз гамәлләре белән урам җыенының максатлары кысалырыннан чыгуына дәлилләр китермәде", дип белдерде. Нәтиҗәдә хөкемдар Таһир Рахиев эшне туктату турында карар чыгарды.

Былтыр 6 ноябрь Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан Татар иҗтимагый үзәге Казанда концерт-митинг уздырды. Чара ахырында полиция хезмәткәрләре милли хәрәкәт вәкиле Айрат Шакировны тоткарлап полиция бүлегенә алып китте. Соңрак аны чыгардылар.

"Мин чара вакытында чыгышымда яшьләр татар теле өчен мәйданга чыгарга риза дип әйткән идем. Бүген Биектауда байракчыклар тараттык, шул вакытта яшьләр миңа татар теле өчен борчылуларын һәм мәйданга чыгарга риза булуларын әйтте. Мин моңа үзем дә гаҗәпләндем. Әле бу хәлләргә милли хәрәкәт вәкилләре генә борчылып йөри дип уйлый идем. Алай түгел икән. Шул хакта үз чыгышымда әйттем һәм шуның өчен мине полиция бүлегенә алып киттеләр", дигән иде Шакиров Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG