Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстан язучылары милли телләрне яклауны сорап Путинга мөрәҗәгать итәргә җыена


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

22 июнь Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә татар һәм башкорт язучыларының уртак түгәрәк өстәле узды. "Тел язмышы кем кулында, язучы?" дип аталган чарада катнашучылар туган телләрне ихтыярига калдыручы канун өлгесе турында фикер алышып, туган телләрне саклау һәм үстерү, аларны өйрәнүнең әһәмияте турында сөйләштеләр.

Түгәрәк өстәлдә 100гә якын кеше катнашты, алар арасында Татарстаннан килгән кунаклар – татар теле укытучылары, җәмәгатьчелек вәкилләре бар иде – ике республиканың халык шагыйрьләре Равил Бикбаев, Хәсән Назар, Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров, Лариса Абдуллина һәм башкалар бар иде.

Канун өлгесе 19 июнь Русия думасында каралып, беренче укылышта кабул ителде. Шуңа да карамастан, язучылар бу канунга карата үз фикерләрен белдерде. Алар бу документның Русия халыкларының хокукларын бозганын билгеләп үтте. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Русия президенты Владимир Путин һәм Дума рәисе Вячеслав Володинга милли республикалар телләрен яклауларын сорап мөрәҗәгать белән чыгарга булдылар. Ике республиканың язучылар берлекләре исеменнән мөрәҗәгать якын арада Путин һәм Володинга җибәреләчәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья башкорт корылтае.

Башкортстанның халык шагыйре, дәүләт бүләкләре иясе Равил Бикбаев мәктәпләрне оптимизацияләү баруга да борчылуын белдерде. "Мәктәпләр ябыла. Минем туган авылымда да, үскән авылымда да мәктәпләр калмады. Кызганычка каршы, мәктәпсез авыл – киләчәксез авыл", дип, авылларны үлем көтүе турында ачынып сөйләде ул.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин "Тел өчен кем көрәшергә тиеш?” дигән сорау куйды. "Язучылармы, хакимиятме, әллә халык үземе – телләрне кем яклап калырга тиеш? Әлбәттә, без барыбыз бергә һәркем үз урынында телләрне яклап саллы сүзебезне әйтергә тиеш. Ләкин әгәр телнең дәүләт теле булуы турында Конституциядә язылган икән, төп канун моңа гарантия бирә икән, ягъни Татарстанда татар һәм рус телләре, Башкортстанда башкорт һәм рус телләре дәүләт телләре дип Конституциядә беркетелгән икән – республика һәм башка хакимият структуралары моны исәпкә алырга тиеш түгелмени?", диде шагыйрь.

Чараны Бөтендөнья башкорт корылтае белән берлектә Татарстан һәм Башкортстан язучылар берлекләре оештырды.

XS
SM
MD
LG