Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә вакытыннан алда президент һәм парламент сайлаулары уза


Истамбулда оппозиция җыены
Истамбулда оппозиция җыены

Шимбә көнне оппозиция намзәте Мөхәррәм Инҗе тарафдарлары Истамбулда киңкүләм урам җыены уздырды.

Төркиядә вакытыннан алда президент һәм парламент сайлаулары уза. Конституциягә президент вәкаләтен арттырган үзгәрешләр кертелгәннән соң бу беренче сайлау булып тора. Ил буйлап 180 мең тавыш бирү урыны ачылган.

Фикер белешүләргә караганда, фаворит булып хәзерге президент Рәҗәп Эрдоган санала, әмма аның төп көндәше - оппозициядәге Республика халык фиркасе (CHP) намзәте Мөхәррәм Инҗенең икенче турга чыгу ихтималы бар.

Шимбә көнне Инҗе тарафдарлары Истамбулда киңкүләм урам җыены уздырды. Оппозиция белдерүенчә, анда биш миллионлап кеше катнашкан. Аңа кадәр Әнкара һәм Измирдә үткән җыеннарда да йөзләрчә мең кеше катнашкан иде.

Инҗе җиңгән очракта илдә ике ел элек фетнә бастырылганнан соң кертелгән гадәттән тыш хәлне бететергә, ватандашларга карата дискриминация сәясәтен туктатырга вәгъдә итә. Соңгы елларда Төркиядә меңләрчә кеше сәяси нигездә эзәрлекләнүгә дучар ителде.

Эрдоган башта премьер, ә 2014 елдан президент буларак илдә инде 15 ел идарә итә.

Президент урынына барлыгы алты намзәт дәгъва итә.

Президент сайлау белән бергә парламент сайлау да уза. Фикер белешүләргә караганда, парламент сайлауда алда Эрдоган тарафдарлары бара. Ләкин оппозициядәге фиркаләр берләшү сәбәпле, Эрдоган тарафдарлары парламентта күпчелекне югалтырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG