Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милләтебезгә мескенлектән арынып, горурлыкны кайтарырга кирәк"


Нәҗип Нәккаш
Нәҗип Нәккаш

Каллиграфчы, татар шамаилләре, тугралар ясаучы Нәҗип Нәккаш фикеренчә, телен, нәсел-нәсәбен, тарихын белмәүче – мескен кеше. Азатлык быел 70 еллык юбилеен билгеләүче оста белән очрашып рәсем сәнгате, тел, татарлык турында әңгәмә корды.

Текстолог, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, мөгаллим, каллиграф-хаттат Нәҗип Нәккаш татарга иң әүвәл мескенлектән арынырга кирәк дигән фикердә. Аныңча телен, нәсел-нәсәбен, тарихын белмәүче – мескен кеше. Татар теленнән кала, гарәпчәне дә үзләштергән, шәҗәрәсен төзегән, үз туграсын булдырган кеше – чын мәгънәсендә зыялы кеше ди ул.

Азатлык оста белән шәҗәрә, шамаил, туграларның мәгънәсе турында сөйләште. Татар халкына халык булып саклану өчен нәрсәләр эшләргә кирәк дигән сорауга җавап эзләдек.

– Нәҗип әфәнде, татар кешесе өчен шамаил нинди мәгънәгә ия?

– Элек һәрбер татар йортында шамаил булган. Хәтта гарәпчә укый-яза белмәгән кешеләр дә өйләренә шамаил ясатып элгән. Бу – Аллаһка ышану, аңа сыену билгесе булган. Чөнки шамаилгә Корьәннең иң популяр аятьләре языла. Шамаил – бу йортта мөселман кешесе яшәгәнен күрсәтә һәм йортны бизәүче матур картина да булып тора. Шамаил – сүз белән рәсем сәнгатенең синтезы. Динне бик каты тыйган вакытларда исә, гарәп хәрефеннән латинга күчкәндә югалтуларыбыз шактый була. Ул вакытларда шамаилләрне җыеп юк иткәннәр. Алар бик сирәк гаиләләрдә генә сакланып калган. Гарәп телен мыскыл итеп, комган хәрефләренә каршы көрәш дип, гарәпчә язылган бар нәрсәне, дини һәм шул шрифттагы дини булмаган китапларны да юк иткәннәр. Бары тик Сталин үлгәннән соң гына пыялага ясалган шамаилләр өй түрләренә кабат эленә башлаган.

Хәзерге вакытта авылларда популяр булган пыялага кара фонда эшләнгән "Аятел көрси"ләр, роза чәчәкләре, мәчетләр рәвешендә ясалган шамаилләр – 1953 елдан соң барлыкка килгән үрнәкләр. Аларның күбесе типографик шамаилләргә охшатып эшләнгән була. Ә инде эчтәлекле, сәнгать әсәре дәрәҗәсендәгеләре XIX гасыр ахырында барлыкка килә башлый. Болар типографияләрдә басылып чыга. Күбесенең авторларын яза башлыйлар. Әйтик, Әтнә районы Түбән Оры авылыннан Мөхәммәтҗан Хуҗасәидов оста каллиграф булып таныла.

Татар шамаиле үрнәге
Татар шамаиле үрнәге

– Бу шамаилләр безгә генә билгелеме, әллә башка илләргә дә таралганмы?

– XIX-XX гасырда типографиядә басыла башлагач, шамаил сату керемле эшкә әйләнеп китә. Безнең шамаилләр Урта Азиягә, Дагыстанга, Төркиягә кадәр барып җиткән. Наширләр аларны 20шәр мең тираж белән бастыра торган була. Хәзер инде татар шамаилләре коллекционерларны да кызыксындыра башлый. Әйтик, Михаил Покровский дигән профессор бу эш белән мавыгып китә. Аннан 70ләп әсәрен сугыш башланыр алдыннан гына шәһәр музеена (хәзерге Милли музей) бүләк итә. Миңа әлеге коллекциянең икенче данәсе барлыгына шаһит булырга да туры килде.

Баксаң, тагын да зуррагын, 90га якын әсәрдән торганын театр рәссамы Петр Сперанский сатып алган булган икән. Ул татар йорты декорациясен әзерләгәндә менә шушы әсәрләрне күчергән икән. Кызганыч, Сперанскийның гомере кыска була. Аның вафатыннан соң хатыны Любовь Львовна татар костюмнарын иҗат итү белән шөгыльләнә һәм әлеге әсәрләрнең кыйммәтен яхшы аңлый торган була. Аларда Покровский коллекциясе барлыгы соңгы елларда гына билгеле булды.

Ул вакытта мин тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли идем һәм әлеге коллекцияләрнең фотокүчермәсен рәссам, Тукай бүләге иясе, Сперанскийларның гаилә дусты Владимир Попов алып килде. Әлеге шамаилләрнең композициясе үзенчәлекле, эчтәлеге кызыклы. Мин аны Поповка укый һәм төзелешен аңлата башладым. Владимир Попов сүзнең сурәт көченә шакатты. Күрәсең, ышанычын яулаганмындыр, берзаман ул институтка коллекциянең үзен күтәреп килде. Попов бу вакытта әлеге ысул белән тәмам әсирләнгән иде инде, нечкәлекләрен өйрәнә торгач, ул гарәпчә укый-яза белмәгән килеш, шамаилләр ясый башлады. Ул инде аларны сәнгать әсәренә әверелдерде. Болар – бик матур картиналар булса да, Владимир Поповны мин каллиграф дип санамыйм. Чөнки каллиграф каләм тотып, гарәпчә сүзләрнең мәгънәсен аңлап яза белергә тиеш.

– Покровский коллекциясенең язмышы ни булып бетте?

– Попов аны сатарга алып килде. Ә мин, күргәч тә, аның Милли музейдагы шамаилләр белән тәңгәл килүен аңладым. Шуңа кунагымны озаткач та, музей караучысына шалтыратып, әлеге коллекция андамы, юкка чыкмаганмы, дип белештем. Коллекция урынында икән. Бу – туксанынчы еллар, акча җәһәтеннән иң авыр вакытлар. Шуңа күрә Милли музей Любовь Сперанскаядан әлеге коллекцияне сатып ала алмады. Шуннан соң мин "Туран Арт" дигән декоратив-кулланма сәнгать оешмасы җитәкчесе Суфия Хәйбрахмановага мөрәҗәгать иттем.

Шулай итеп, коллекция "Туран" оешмасына күчте. Суфия ханым алардан эстамплар эшләде һәм махсус кибетләрдә сату оештырды. Борынгы коллекция шул рәвешле кире халыкка кайта башлады. Берзаман оешманың эшләре артка китте, Суфия ханым коллекцияне Мәскәүдәге "Мәрҗани" фонды җитәкчесе Рөстәм Сөләймановка сатарга мәҗбүр булды. Рөстәм борынгы шамаилләрне мөмкин булганча файдалана белде. Альбомнар, календарьлар чыгарды. Халык өчен бу шамаилләрнең Сөләймановка эләгүе яхшы булды. Ул аларны мөмкин булганча таратты.

Ни кызганыч, язма үрнәкләр юк диярлек

Әлеге коллекция – татарда кыска гына вакыт аралыгында бу төр сәнгатьнең күтәрелеп китүенә дәлил. Татар шунда ук заманга яраклашкан, осталары да барлыкка килгән. Чөнки әле борынгыдан килгән традицияләр юкка чыкмаган. Заманында каллиграфияне алдынгы мәдрәсәләрдә укытканнар да бит әле. Монда татар әдәбияты тарихын һәм Корьәнне яттан белүче белгечләр әзерләгәннәр. Ә борынгы традицияләр Болгар, Казан ханлыгы чорларыннан бирле килә. Алар башлыча кабер ташларында сакланып калган. Ни кызганыч, язма үрнәкләр юк диярлек. Бары тик ханнарның Мәскәү белән ике арада йөргән хатлары гына сакланып калган. Һәм башка ханнар белән язышкан хатлар. Ләкин хатның үз кануннары бар. Монда каллиграф бөтен мөмкинлекләрен күрсәтә алмый.

– Үзегез каллиграфиягә ничек керешеп киттегез?

– Мин каллиграфия мәктәбен үткән кеше түгел. Каллиграфия серләрен гомер буе үзаллы өйрәндем, үз алымымны барлыкка китердем. Бала чакта без корыч каләм белән карага манып яза идек. Матур язуда минем дәфтәр үрнәккә куела иде. Мәктәптә укыганда ук стена газетасы чыгардым, плакатлар яздым, кыскасы, язу эшеннән беркайчан да аерылып тормадым. Менә шушы язудан беркайчан да аерылып тормадым. Ул миңа яшьтән акча эшләү өчен һөнәр булды. Чөнки гаиләдә миннән соң тагын биш бала, әти-әнигә ярдәм итәргә кирәк иде. Шуңа укып бетергәч тә мәктәптә эшләргә калдым.

Параллель рәвештә Крупская исемендәге сәнгать инсититутында читтән торып укыдым. Ә инде университетның филология бүлегенә бары тик 26 яшемдә генә барып кердем. Анда гарәп телен өйрәнә башладык. Өченче курста укыганда ук Хатыйп Госман мине борынгы кулъязмалар белән эшләү юнәлешенә кертеп җибәрде. Хатыйп ага алдан күрүчән кеше иде. Борынгы әдәбиятны җентекләп өйрәнгән кеше буларак, ул каллиграфиянең дә тернәкләнеп китәчәгенә нык ышанды. Моның өчен җирлек, осталар әзерләргә кирәк. Менә шуңа ул безне – тарихчы Искәндәр Гыйләҗев, галимә Фәһимә Хисамова, фонетика белгече Хәлим Сәлимов һәм мине – Бакый ага Урманчега алып барды. Алай гына да түгел, рәссамга безне укыткан өчен аз булса да түләү дә оештыра алды. Әле дә күз алдымда: Бакый ага ул чакта Тукай музее өчен юкәдән ясалган тәпәннәргә “Шүрәле” поэмасы иллюстрацияләрен ясый иде. Остаханәнең бөтен идәне сап-сары йомычка белән тулган. Бакый ага көйли-көйли сюжет кора...

Без килеп кергәч, алъяпкычын салып өченче каттагы фатирына күтәрелә идек. Кызганыч, дәресләребез бик озак бармады. Яңа уку елында түләү мәсьәләсе барып чыкмагач, дәресләребез өзелде. Бакый ага килегез дисә дә, Хатыйп ага шәкертләрен бушлай йөртергә яхшысынмады.

– Бакый ага гарәп графикасыннан латинга күчү – татар халкы өчен зур югалту дигән хатка имза салган шәхесләрнең берсе дә. Без бүген дә тел җәһәтеннән авыр хәлдә калдык. Ничек уйлыйсыз, арабызда Бакый ага кебек курку белмәс шәхесләр бармы?

– Әлеге хатка 82 кеше имза салган булган. Шулар арасыннан Сталин лагерыннан исән котылган бердәнбер кеше дә Бакый ага. Калганнары барысы да һәлак ителгән. Бакый аганы мин көчле кеше дим. Аңарда зирәклек тә, хәйләкәрлек тә җитәрлек. Миңа калса, ул лагерьда рәсем ясау сәләте бәрабәренә дә исән калган. Ник дигәндә, большевикларның пропагандасы һәркайда бик көчле. Бакый агага да плакат язу ише эшләр шактый булгандыр дип уйлыйм.

Депутатларыбыз зур хезмәт хакларын югалтудан куркып утыра

Татар телен бүген яклауга килгәндә... Сафлар бик сыек шул. Әбрар Кәлимуллин, Туфан Миңнуллиннар булса да, бермә-бер җиңелрәк булыр иде. Фәндәс Сафиуллин бар, тик ул да олы яшьтә шул. Ярдәм итә алырдайларының күбесе – системга яраклашкан кешеләр. Депутатларыбыз зур хезмәт хакларын югалтудан куркып утыра. Язучылар арасында да абруйлы шәхесләр калмады диярлек.

– Мондый шартларда безгә ничек сакланып калырга соң?

– Яшьләрнең интернетта актив эш алып баруларына, закон өлгесенә каршы имза җыю оештыруларына сөенәм. Менә шушы эш тагын да җәелсен, туктамасын иде. Хәзер барлык ышаныч фәкать үзбезгә генә. Хәлебез Европага кадәр ишетелсен иде. Күркәм гамәлләр дә юк түгел. Мәчетләрдә татар телен укыту курслары башланып киткән. Бик яхшы, анысы да булсын. Шул ук вакытта хосусый татар мәктәпләләрен булдыруны кайгырту мөһим. Булсын, рус мәктәпләре дә булсын, кушма мәктәбе дә булсын, шулар янәшәсендә фәкать татар балалары өчен белем йорты эшләсен. Мин аны күп булсын димим, аз булсын, әмма укыту югары дәрәҗәдә оештырылсын иде. Ә инде ата-ананы кызыксындыру өчен берничә чит телне өйрәтүне дә кертергә мөмкин. Татар ата-аналары бу мәктәпкә баласын һич икеләнмичә илтер иде дим. Андый мәктәптә мохит башка төрле була.

Өч улым да татар мәктәбендә укыды. Балаларым да, оныкларым да саф татар телендә сөйләшә

Без, мәсәлән, 90нчы еллар башында балаларыбыз өчен татар мәктәбен үзебез оештырып йөрдек. Элеккеге пионерлар сарае бинасында 3нче гимназияне ачып җибәрдек. Дубравная урамында яңа бина салынгач, балаларыбыз шунда күчте. Улларым барысы да шунда укып чыкты. Беренче елларда балаларга гарәп телен укытуны да оештыра алдык. Ул чакта наркомания күренеше җәелгән иде, урамда башбаштаклык, ә безнең балалар, шөкер, тәртипле, инсафлы булдылар. Башка ата-аналар шушы гимназиягә балаларын бирергә кызыгалар иде. Соңыннан бу гимназиядә уку йомшарды, мин балаларымны университет каршындагы татар лицеена урнаштырдым. Өчесе дә тормышта үз урыннарын тапты. Балаларым да, оныкларым да саф татар телендә сөйләшә.

– Татар кешесенә гарәп графикасын үзләштерү кирәкме?

– Безнең бик күп тарихи материал гарәпчә язылган. Хәтта бер гаилә тарихын гына алсак та, әби-бабаларыбызның ядкәрләре гарәп телендә, шулай бит? Шуннан чыгып һәрвакытта әйтә килдем, зыялы кеше гарәп язуын белергә тиеш. Минем хатыным белгечлеге белән фармацевт. Бер караганда, аңа гарәпчәгә караганда латинчаны белү кирәк. Һәм ул латинчаны белә дә. Шул ук вакытта бер ел абыстайга йөреп гарәп язуын өйрәнде. Без инде аның белән рәхәтләнеп фикер алышабыз, ул исә миңа киңәшләрен бирә ала.

– Сез иҗат иткән шамаилләрнең үзенчәлеге нидә?

– Минем иң төп үзенчәлегем – шамаилдә татар телен куллану. Беренче эшләрем “Мирас” журналында беренче саннарыннан ук басылып чыга башлады. Мин шунда Тукай, Кол Гали, Сәйф Сараи һәм башка шагыйрьләрнең иҗатыннан Коръәнгә, хәдисләргә якын булган шигырьләрен яздым һәм татар орнаменты белән бизәдем. Уртада Коръән аяте урнаштырылса, кырыйларында шуңа аваздаш шигырьләре бара иде.

Тугра үрнәге
Тугра үрнәге

– Тугра нәрсәне аңлата?

– Тугра – яңа җанр. Аны хәзерге татар каллиграфиясенә мин кертеп җибәрдем. Хәер, ханнар вакытында да классик тугралар бик булмаган. Аның урынына Корьән аятьләре язылган квадрат рәвешендәге мөһерләр кулланылган. Классик тугра төрекләрдә киң таралган. Ул билге дигәнне аңлата. "Туг" дигән сүздән килеп чыккан. Борынгы әдәбиятта бу сүз шактый күп кулланылган, хәтта Тукай шигырьләрендә дә очрый әле ул. Кайбер урыннарда байракны да "туг" дип атаганнар.

Кырым татарлары ханнарының мөхерләрен өйрәнгәч, мин дә тугралар эшли башладым. Башта үземнең исемнән ясап карадым. Нәҗип дигәндә җ хәрефе кош башын хәтерләткәнгә, минем туграм кош рәвешендә туды. Аннан билгеле шәхесләрнең тугралары барлыкка килде. Тора-бара бу туграларны кулланып мөһер ясаучылар да булды. Хәзер тугра кулланышка кереп китте дияргә була инде. Беләсезме, тугра һәм шәҗәрәңне ясату – кешенең нәсел-нәсәбе белән ялганышын барлыкка китерә. Шуның бәрабәренә адәм баласында үз-үзенә ышаныч арта. Безгә милләтебездә горурлыкны тәрбияләргә кирәк тә инде. Белемсез кеше, ничек кенә алсак та, үзен ким хис итә. Нәсел тарихын, халкыбызның тарихын белсәк, мескенлектән арыныр идек. Без инде шул юлда. Иншә Аллаһ, юлыбыздан тайпылмабыз.

Нәҗип Нәккаш (Нәҗип Исмәгыйлев) 1948 елның 30 июлендә ТАССР Кызыл Йолдыз районы (1959 елдан Мамадыш районы Үсәли (элекке Өчиле) авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, уку алдынгысы буларак, үз мәктәбендә калдырыла. Җиде ел балаларга рәсем дәресләре укыта. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында "Татар теле һәм әдәбияты" белгечлеге алгач (1979), Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында (1996 елдан Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) өлкән гыйльми хезмәткәр вазифасын башкара.1985 елда әлеге институтта аспирантура тәмамлый. Текстолог буларак, борынгы татар әдәбияты, бигрәк тә гарәп имлалы кулъязма һәм китапларны өйрәнә, хәзерге язуга күчерә, китап итеп бастыра.

Русия Ислам университетында, Казан педагогика көллиятендә студентларга байтак еллар каллиграфия дәресләре бирә, булачак дин әһелләренә, укытучыларга гарәп, латин язуында, кириллицада матур язу нигезләрен өйрәтә. Фәнни хезмәтләре: Мәҗмүг әл-хикәят. Казан: ТКН, 1994. Фазаиле-ш-шөһһр вә саваплы гамәлләр. Казан: Иман, 1994. 600дән артык шамаил авторы.

XS
SM
MD
LG