Accessibility links

Кайнар хәбәр

Никита Белыхны тикшерү изоляторыннан колониягә җибәрделәр


Никита Белых
Никита Белых

Киров өлкәсенең элекке губернаторы, ришвәт алуда гаепләнеп хөкем ителгән Никита Белыхны тикшерү изоляторыннан колониягә җибәрделәр. Сәламәтлеге начар булу сәбәпле, Белыхны табиб озатып бара диделәр.

Бу хакта Интерфакска Мәскәүнең Иҗтимагый күзәтү комиссиясе вәкиле Иван Мельников хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, Белых башта медицина тикшерүе узган. Аны табиб озатып барырга тиеш. Элекке губернатор тикшерү изоляторында утырганда сәламәтлеге начар булуга зарлана иде.

1 февральдә Мәскәүнең Пресненский районы мәхкәмәсе Киров өлкәсенең элекке губернаторы Никита Белыхны сигез елга кырыс шартлы төрмәгә ябу карары чыгарды. Ул шулай ук 48,2 млн сум штраф түләргә тиеш. Аны аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләделәр.

XS
SM
MD
LG