Accessibility links

Репост өчен җинаять җаваплылыгын гамәлдән чыгару тәкъдиме Русия думасына кертелде


Дума депутатлары интернетта нәфрәт яки дошманлык тарату, кешенең абруен кимсетү өчен биш елга кадәр төрмә җәзасын 15 тәүлек административ кулга алу яки штраф җәзасына алыштыру тәкъдиме белән чыкты.

КПРФ депутаты Сергей Шаргунов һәм "Родина" фиркасе рәисе Алексей Журавлев интернетта нәфрәт яки дошманлык пропагандалау, кешенең абруен кимсетү өчен җинаять җаваплылыгын гамәлдән чыгару турында канун өлгесен кертте. Бу өлге Җинаять кодексыннан Административ хокук бозулар кодексына күчерүне тәкъдим итә.

Русия хөкүмәте моңа тискәре бәя бирде дип яза Интерфакс.

Җинаять кодексының 282нче маддәсендә медиа йә интернет ярдәмендә нәфрәт яки дошманлык уятуга юнәлдерелгән гамәлләр өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. Депутатлар әлеге маддәдән "медиа һәм интернет" өлешен алып ташларга тәкъдим итә. Шул ук гамәлләрне көч яки вазифаны кулланып һәм оештырылган төркем белән башкару өчен алты елга кадәр төрмә җәзасын калдыру күз уңында тотыла.

Административ хокук бозулар кодексына исә "нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруен кимсетү" дигән яңа маддә кертү тәкъдим ителә. Моның өчен 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр штраф, 100 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки 15 тәүлеккә кадәр административ сак астына алу карала.

Документ авторлары әлеге канун өлгесе "җәмгыятькә зур куркыныч тудырмаган гамәлләр, мәсәлән репостлар өчен гадел җаваплылык" булдыру максаты белән төзелде дип белдерә.

Экстремистик чыгышлар өчен хөкем итүләр соңгы елларда арта бара. "Сова" мәгълүмат-аналитика үзәге хәбәренчә, 2016 елда экстремистик җинаятьләр өчен 220 мәхкәмә карары чыккан, ә 2017 елда – 228 карар. Барлык фигурантлар да диярлек респостлар өчен хөкем ителгән.

"Экстремизм" өчен хөкем ителүчеләр арасында татарлар да бар. 2015 елның 15 сентябрендә Чаллыда татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов интернетка чыгарган биш язмасы​ өчен өч елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ул күптән түгел иреккә чыкты һәм Русиядән китте.

2017 елның 31 августында Казанда мәхкәмә “Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалины өч ел колониягә хөкем итте. Сәфәргали 2016 елда булган кыйнашу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Мәхкәмә барышында Данис Сәфәргали гаепләүләрне кире какты, аның кулында ангинадан дару – биопарокс булуын әйтте.

"Алтын Урда" хәрәкәкте лидеры Русиянең Җинаять кодексының 282 маддәсе нигезендә Вконтакте челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды.

XS
SM
MD
LG