Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен яклау митингын оештыручыны чараның темасын үзгәртү өчен хөкем итәләр


18 февральдә узган митинг
18 февральдә узган митинг

18 февральдә татар мәдәниянен яклау митингын оештыручы активист Рәис Хәбировны урам җыенының темасын үзгәртү өчен хөкем итәчәкләр. Митингта татар телен яклау проблемы күтәрелү – темадан читләшү дип танылган.

Рәис Хәбиров янына дүшәмбе полиция хезмәткәре килгән һәм административ хокук бозу турында беркетмәгә кул куюны сораган. Хәбиров кул куйган, ләкин документларны аңа бирмәгәннәр, фотога төшерергә генә рөхсәт иткәннәр.

Беркетмәдә язылганча, хакимиятләргә тапшырылган белдерү хатында активист чараның максатын "татар милли мәдәниятен яклау" дип атаган булган. Ләкин митингта Хәбиров теманы үзгәрткән, "татар телен өйрәнү, мәктәпләрдә өйрәтү" мәсьәләсен күтәргән диелә.

"Ягъни, митинг беренче белдерү хатында язылган темага үткәрелгән. Ә бу Казан башкарма комитеты белән килештерелмәгән иде", диелә документта.

Полиция фикеренчә, Хәбиров митинглар оештыру тәртибен бозган.

Эшнең мәхкәмәдә каралу вакыты әле билгеләнмәгән.

18 февральдә Казанда татар телен яклау митингы узды. Ул хакимиятләр белән килештерелгән иде. Чарада йөзгә якын кеше катнашты. Халык "Бердәм дәүләт имтиханын татарча тапшыруны таләп итәбез", "Путин, Володин! Европа хартиясен ратификацияләүне таләп итәбез", "Татар университетын ачуны таләп итәбез" кебек шигарләр язылган плакатлар тотып торды.

XS
SM
MD
LG