Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда электр сугып 61 сыер үлгән


Теләче районындагы ферма
Теләче районындагы ферма

Татарстанның Теләче районында электр сугып 57, Яшел Үзән районында дүрт сыер һәм сигез сарык үлгән. 26 июнь кич көчле җир электр чыбыкларын өзеп җиргә төшергән. Нәтиҗәдә маллар үлгән.

Бер хәл Теләче районының Казаклар авылы фермасында булган. Көчле җил ферманың түбәсен кубарып очырткан һәм ул электр чыбыгын өзгән. Электр чыбыгы ферма өстенә килеп төшкән. Нәтиҗәдә 57 савым сыеры электрга сугылып үлгән.

Үле малларны Алабугадагы биологик калдыклар корылмасына илтәләр.

Яшел Үзән районының Олы Яке авылында исә яшен электр баганасына суккан. Электр чыбыклары җиргә төшкән. Бу вакытта авыл көтүе кайтып килгән булган. Дүрт сыер һәм сигез сарык электрга сугылып үлгән.

26 июнь Татарстанда көчле җил булды, яңгыр һәм боз яуды. Казанда җилдән төзелеш краны торак йортка ауды. Яраланучылар һәм һәлак булучылар юк. Йортта яшәүчеләрне эвакуацияләделәр.

Моннан тыш, Казан урамнарын су басты, күп кенә машиналарга зыян килде, су йортларның керешләренә дә үтеп керде.

XS
SM
MD
LG