Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Юлия Фәйзрахманованы оппозиция йөрешендә катнашуы өчен хөкем итәләр


Юлия Фәйзрахманова

27 июньдә Казанда журналист Юлия Фәйзрахмановага полиция административ канун бозу турында беркетмә төзегән. Фәйзрахманова митинг, демонстрация, йөреш яки пикет уздыру тәртибен бозган диелә.

Полиция документында язылганча, 5 майда Бауман урамында Юлия Фәйзрахманова хакимиятләр белән килештерелмәгән йөрештә катнашкан. Журналист шулай ук Сөембикә манарасы янында күмәк фотога төшүдә дә катнашкан диелә.

Журналист моны гаеп санамый. Чарада ул activatica.org сайты блогеры буларак кына катнашуы турында белдерә. Фәйзрахманова бернинди дә плакатлар тотмаган, ә чара турында репортаж шул ук көнне чыккан.

21 июньдә Юлия Фәйзрахманованы полиция бүлегенә "сөйләшергә" чакырганнар иде. Ул рәсми чакыру булмый торып, барудан баш тартты. Чакыруны сишәмбе китергәннәр. Мәхкәмә утырышы 27 июньдә үк булырга мөмкин.

Журналист моңа кадәр үз намзәтен Татарстан Дәүләт шурасы депутатлыгына тәкъдим итү турында белдергән иде.

5 майда Дәрвишләр бистәсендә Казан башкарма комитеты белән килештерелгән "Ул безгә патша түгел" дип аталган бөтенрусия чарасы кысаларында митинг узган иде. Митингтан соң Казан үзәгендә "оппозиция йөреше" оештырылды. Анда 200ләп кеше катнашты. Алар Бауман урамы буйлап Казан кирмәненә кадәр барып, КФУ тирәсенә чыкты. Йөреш ике сәгатьләп дәвам итте.

Йөрешне оештыру һәм анда катнашу өчен Казанда Андрей Бояршинов һәм Сергей Ветлужских хөкем ителде. Бояршиновны 20 тәүлеккә сак астына алдылар, Ветлужскихка 15 мең сум күләмендә штраф салынды.

XS
SM
MD
LG