Accessibility links

Китапханәсе янган Тайчы авылы өчен китаплар җыю башланды 


Тайчын авылында янгын
Тайчын авылында янгын

Омски өлкәсендә янгыннан каза күргән татар авылы Тайчы китапханәсе өчен китап җыю башланды. Берничә көн элек авылда янгын чыгып, клублары һәм китапханәләре янып көл булган иде. Авыл халкы китапханәне торгызырга ярдәм сорап мөрәҗәгать белән чыкты.

Бу турыда хәбәр өлкәнең социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә, Омски китапханәләренең интернет сәхифәләрендә дөнья күрде.

“Янгынга кадәр китапханәдә дүрт меңгә якын китап саклана иде, шуларның бер өлеше – татар китаплары. Тайчыда 500-дән артык кеше яши, шул исәптән 105 бала. Китапханә яңадан халыкка хезмәт күрсәтә башласын өчен китап фондын торгызырга кирәк. Шуңа күрә Тәвриз районы һәм Омски өлкәсе халкыннан ярдәм сорыйбыз. Өйләрендәге китаплар белән бүлешергә теләүчеләр Тәвриз эшчеләр бистәсенең Школьная урамы 13а йортында урнашкан Үзәк район китапханәсенә мөрәҗәгать итсен иде. Китапларны Тайчы китапханәсенә атап тапшырырга кирәк”, диелгән ул мөрәҗәгатьтә һәм Үзәк китапханәнең телефоны күрсәтелгән – 2-13-43.

Тәвриз китапханәсе мөдире Татьяна Карепина әйтүенчә, китапханә аеруча балалар китаплары һәм мәктәптә укыла торган классик әдәбият китапларына мохтаҗ. Моннан кала, авылда төрле белешмәләр, энциклопедияләр, журналлар сорыйлар. "Шулай ук йорт җиһазлары – шкафлар, урындык, өстәл, компьютер техникасын да зур рәхмәт әйтеп кабул итәр идек. Акчалата ярдәм итүчеләргә дә рәхмәтле булыр идек", ди Татьяна Карепина.

Тайчы авылына ярдәм күрсәтү өчен Пушкин китапханәсендә китаплар җыю оештырылган. Шулай ук Сургут шәһәре үзәк китапханәсе һәм Сургут авылында яшәүче Фирания Слободянюк (Ниязова) да каза күргән авылга төрлесеннән 150 китап тапшырган. Тайчы халкына Ярославль китапханәчеләре дә ярдәм кулы сузды, алар балалар китаплары, чит ил һәм рус классик авторлары әсәрләре белән бүлешергә әзер.

Татарстаннан ярдәм итүчеләр әлегә юк.

21 июньдә Омски өлкәсе Тәвриз районында урнашкан татар авылы Тайчыда клуб һәм китапханә янып көл булган иде.

XS
SM
MD
LG