Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарихчы Юрий Дмитриевка яңа җинаять эше ачканнар


Юрий Дмитриев
Юрий Дмитриев

Русия тикшерү комитеты "Мемориал" хокук яклау оешмасының Карелия бүлеге җитәкчесе, тарихчы Юрий Дмитриевка карата сексуаль сыйфатлы көчләү гамәлләре кылу турында җинаять эше ачкан.

Бу хакта пәнҗешәмбе ТАСС хәбәр итте. Тикшерү комитетында Дмитриевны "шикләнелүче" дип атыйлар. Чәршәмбе хокук яклаучыны тоткарлаганнар.

Моңа кадәр Дмитриевка балигъ булмаган асрамага алган кызына карата азгын гамәлләр кылуда, балалар порнографиясе әзерләүдә гаепләп җинаять эше ачылган иде. Прокуратура тарихчыга тугыз ел төрмә хөкеме сорады. Апрельдә беренче инстанция мәхкәмәсе Дмитриевны аклады. Прокуратура моның белән килешмәде һәм мәхкәмә карарын шикаять итте. Соңрак Карелиянең Югары мәхкәмәсе аклау карарын кире какты. Эшне яңадан кару августта башланачак.

"Мемориал" тарихчыга карата җинаять эше ялганга нигезләнеп ачылган дип саный.

XS
SM
MD
LG