Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Улюкаевка "ришвәт" өчен кулланылган ике млн долларны ФСБ генералына кайтарды


Алексей Улюкаев
Алексей Улюкаев

Мәскәүнең Замоскворецкий мәхкәмәсе ФСБ генералы Олег Феоктистовка ике млн доллар кайтару турында карар чыгарды. Әлеге акчалар Русиянең элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевка рившәт биреп аны кулга алу өчен тотылган.

Федераль иминлек хезмәте соравы белән эшне карау ябык тәртиптә узган дип яза "Медиазона". Моны ФСБның пенсиягә чыккан генералы, "Роснефть" иминлек хезмәтенең элекке башлыгы Олег Феоктистов та, гаепләү ягы да хуплаган. Прокурор сер итеп сакланган мәгълүматның утырышта кешенең күп булуы халык арасына чыгу куркынычы белән килешкән.

Утырышта видеоэлемтә ярдәмендә катнашкан Улюкаев ябык тыңлауларга "кискен каршы" булуын белдергән.

Феоктистов күрсәтмәләренә караганда, ул оператив эксперимент өчен ике млн долларны үзенең таныш инвесторыннан алып торган. Улюкаевның адвокаты Тимофей Гриднев эчке эшләр министрлыгының элекке генералы Денис Сугробов эшендә хосусый акчаларны оператив эксперимент өчен тоту җинаять буларак танылган иде дип искә төшерде.

Былтыр 15 декабрьдә Русиянең элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев сигез ел кырыс шартлы колониягә хөкем ителде. Моннан тыш аңа иреккә чыккач дәүләт вазифаларында булу тыелды, 130 миллион сум күләмендә штраф салынды. Улюкаев Башнефтьне Роснефтькә сатканда ришвәт алуда гаепләнде.

Элекке министр гаебен танымый, җинаять эшен Роснефть башлыгы Игорь Сечин һәм ФСБ әзерләгән провокация дип саный.

XS
SM
MD
LG