Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар теле белгече Сейран Усеинов вафат


Сейран Усеинов

28 июнь кич Акмәчеттә кырымтатар теле белгече, дистәләрчә сүзлекләр, дәреслекләр авторы, мөгаллим Сейран Усеинов 80 яшендә вафат булды.

Кырымтатар җәмәгатьчелеге апрель аенда Сейран Усеиновны 80 яшьлек юбилее белән тантаналы рәвәштә котлаган булса, 28 июнь кич Акмәчеттә кайгылы хәбәр таралды. Сейран Усеиновның йөрәге тибүдән туктады.

Сейран ага Кырымга 90-нчы елларда кайтып беренче кырымтатар сыйныфларын ачып җибәрүче, аларны китаплар белән тәэмин итүче, әлифбалар, кырымтатар сүзлекләре төзеп чыгаручы кеше булды. Ул балалар өчен шигырьләр дә язды. Гомумән, кырымтатар теле укытучыларына терәк булган иде.

Үзенең соңгы әнгәмәсен Усеинов Азатлыкка бирде.

Гомере буе кырымтатар теле өчен кайгырып, аның яшәве, киләчәге өчен каләме, китаплары белән көрәшеп килгән Сейран Усеинов соңгы вакытта Русиядә туган телләргә каршы башланган сәясәтне кабул итмичә "Телебез өчен көрәшергә туры киләчәк" дигән иде.

Сейран Усеиновның җеназасы 29 июнь Акмәчеттә узды. Ул Абдал зиратында җирләнде.

XS
SM
MD
LG