Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымтатар теленә дәүләт статусы бирсәләр, аңа ярашлы шартлар да булдырсыннар. Телебезне түгәрәкләрдә, факультативларда түгел, дәресләрдә укытсыннар", ди дәреслекләр авторы, мөгаллим Сейран Усеинов.

Русиядә милли телләргә барган һөҗүм кырымтатарларны да борчый. Кырымтатар җәмәгатьчелеге 19 июнь Русия думасында каралган Мәгариф турындагы канунның милли телләргә кагылышлы өлешенә үзгәрешләр кертүгә каршылык белдереп мөрәҗәгать кабул итте.

Азатлык дистәләрчә сүзлекләр, дәреслекләр авторы, мөгаллим Сейран Усеиновның Кырымдагы соңгы вазгыять, кырымтатар теленең хәле турында фикерләрен белеште.

"Без тел статусы дип аның артыннан күп йөрдек, статус булмаса, телгә дәүләт ягыннан да, җаваплы кешеләр тарафыннан да тиешле дәрәҗәдә карамыйлар, ярдәм итмиләр. Телебезгә статусны биргән кебек булдылар, ләкин гомуми вазгыятьне алсак, ул җиңел түгел", ди Сейран әфәнде. Моңа ул кимендә ике сәбәп күрә.

Статус биргәннәр икән, аңа ярашлы шартлар да бирсеннәр

"Беренчедән, дәүләт безгә кирәгенчә ярдәм итми. Менә хәзер Кырымга Русия килде, безнең телгә дәүләт статусын бирделәр, ләкин мәктәпләрдән килгән хәбәрләргә карасак, анда статуска карамыйлар, искечә эш итәләр, күп урында күп нәрсә ябылды, укытучылар эшсез, балалар дәрессез калды.

Икенчедән, без үзебез хәрәкәт итәргә, кырымтатар булуыбызны бер минутка да онытмаска тиеш, без яһүдләр, үзбәкләр түгел, башкасы түгел. Әгәр без моны онытмасак һәм кирәкле ысуллар эзләп тапсак, безнең вазгыятебез башкача булачак. Бүген шул кадәр сүзлек, китап чыкты, аларны укып телне өйрәнеп була. Минем юбилеемда чыгыш ясаган рус кешесе Саша Горяиновның кырымтатарча сөйләве моның мисалы. Бөтен халык аның чыгышына шаккатты", дип искә алды Сейран әфәнде.

Сейран Усеинов чыгарган китаплар
Сейран Усеинов чыгарган китаплар

Галим фикеренчә, кырымтатар теленә бирелгән дәүләт теле статусы формаль хокук булып тора, аңа таянып таләпләр куеп була.

"Телебезгә дәүләт статусы бирделәр икән, димәк, безнең кулыбызга таләп итү хокукы да бирәләр. Статус биргәннәр икән, аңа ярашлы шартлар да бирсеннәр. Телебезгә дәүләт статусы бирделәр, ә дәресләрне җәдвәлгә куймыйлар, факультатив, түгәрәк ясыйлар. Бу нинди хәл? Безнең таләп итергә хакыбыз бар. Монда да безгә курку сеңдермәкчеләр һәм ул тәэсир итә. Әти-әниләр балаларына тискәре караш булыр дип директордан таләп итәргә куркалар, әйтергә тиеш сүзне әйтмиләр, ә алар кыюлык күрсәтергә тиеш. Без кыю һәм көрәшергә әзер булырга тиешбез", ди Сейран әфәнде.

"Латинга күчү җиңел эш түгел​"

Галим кырымтатар телен латинга күчерү мәсьәләсе турында да фикерләре белән бүлеште.

"Телебезне латинга күчерү мәсьәләсе сәясәт белән тыгыз бәйле. Бездә латин графикасына мохтаҗлык юк диярлек. Моны безнең җитәкчеләребез чыгара. Алар да моны үзләре чыгармый, алар күрше илләрдә, алга таба безгә кирәк булачак ниндидер илләрдә бу бар, бездә дә булса, элемтәләребез яхшы булыр дигән фикер йөртә. Асылда бу эш җиңел булса, моңа беркем дә каршы булмас иде. Әмма бу җиңел эш түгел, монда шактый эшләргә кирәк. Башта аның дәреслеген, сүзлеген эшләргә кирәк, укытучысын әзерләргә, укучысын укытырга кирәк. Аңа дәррәү күчү мөмкин булмас, бу ялгыш.

Латинга күчүгә каршы түгел, ләкин бар кагыйдәләрне эшләп күчәргә кирәк

Мин латинга күчүгә һич тә каршы түгел, ләкин бөтен кагыйдәләрне эшләп күчәргә кирәк. Ана телебез өчен кирил да, латин да килешә, күнегергә генә кирәк. Без бит кирилга күнектек, мин дә, башкалар да укый, аңлыйлар. Әйтәм бит, андый ук кирәклек сизелми, мотлак латин кирәк дигән нәрсә юк тирә-якта. Күчәргә кирәк дигән нәрсә бар. Әлбәттә, барлык төрки илләр бер графикада булса, бу яхшы һәм идеаль вариант, әмма... Менә Казакъстан бу хакта күпме вакыттан бирле сөйли, тик хәзер генә күчә башлый. Үзбәкстанда инде күчкәннәр, ләкин ишеткәнемә күрә, иске вариантларны кулланалар, бик әкрен бара. Татарстан да күчми. Бу бер процесс.

Мәсәлән, күчү хакында карар алдык, ди. Нәрсәдән башларга? Сүзлек, дәреслекләр, аларны эшләүче коллективлар, укытучыларны әзерләргә кирәк. Моңа бер, ике, йә биш ел вакыт, финанслау кирәк.

Бүген вакыт-вакыт безнең телебез үлгән телләр рәтенә кертелде дигәндә, минем йөрәгемә пычак кадаган кебек булалар. Мин бу фикер белән һич килешә алмыйм. Без әле бар, үлмәдек, үлмәгән килеш үзебезне үлгәннәр рәтенә кертү - килешмәгән нәрсә. Без үлмәскә тырышырга тиешбез. Без әле кулыбыздан килгән, эшләп буласы эшләрне эшләмәдек. Эшләсәк, безне теләсәләр дә үтерә алмаслар", диде кырымтатар галиме Сейран Усеинов.

Кырымтатар телендәге дистәләрчә сүзлекләр, дәреслекләр авторы, мөгаллим Сейран Усеиновка күптән түгел 80 яшь тулды. Кырымтатар җәмәгатьчелеге бу уңайдан аның хөрмәтенә тантана оештырды. Чарада укытучылар, галимнәр, милли матбугат вәкилләре, укучылар, балалар ансамбльләре чыгыш ясадылар, ул әле балалар өчен шигырьләр язучы да.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG