Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар язучысы Певат Зети: "Тел юк икән – милләт тә юк"


Певат Зети: "Тел юк икән – милләт тә юк"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:51 0:00

Кырымтатар язучысы Певат Зети, Русия аннексиясеннән соң Кырымда кырымтатар теленең куллану даирәсе торган саен тарая бара, ди.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң Кырым Конституциясендә кырымтатар теленең дәүләт статусы билгеләнсә дә, чынбарлыкта ярымутрауда аны куллану дәрәҗәсе яхшы якка үзгәрмәде. Алай гына түгел, нәкъ Татарстанда шикелле Кырымда да кырымтатар теленең даирәсен киметү, аны ихтыяри итү тырышлыгы күрелә. Шушы вазгыять хакында Азатлыкка Кырымтатар язучылар берлеге әгъзасы Певат Зети сөйләде.

– Мин шәхсән үзем ана телебез өчен йөрәктән елыйм, чөнки телебез тәрәккыят итми, аңа юл бирмиләр. Нигә аның статусы булса да, гамәлдә бернәрсә юк. Статус диләр, йә, буш сүз белән кешенең йөрәге тулмый. Безгә йомырка күрсәтеп һаман акбур тоттыралар. Бу – дәүләт ягыннан халкыбызга каршы кылынган хыянәт. Тел тәрәккыят итмәсә, бервакыт бөтенләй юк булачак. Украина дәүләте вакытында да телебез хакында күп сөйлиләр иде. Киевтан нәрсә әйткән булганнардыр, нинди боерыклар биргән булганнардыр, белмим. Әмма монда мәктәпләр ачылды, ләкин соңрак кыскарта башладылар. Телебезгә, өч телгә дәүләт теле статусы бирелде дип газетада укыйбыз, әмма гамәлдә бернәрсә юк. Шундый милләт бар, аның теле кулланылсын, тәрәккыят итсен дигән нәрсә юк.

Кырымда өч дәүләт теле бар дип сөйлиләр. Юк, өч тел күренми, тик бер тел – урыс теле кулланыла

Бу эшләрнең һәммәсен күз алдына китерсәк, узган нәрсәләрне дә күз алдына алсак, әлбәттә, Кырымда хәзер башкарылган эшләр – халкыбызга карата кылынган зур хыянәт, безнең үсүебезгә, дәүләтчелегебезне торгызуга каршылык. Әйтерсең, без монда юк, без кеше түгелбез. Бер милләтнең теле кулланылмаса, ул милләт юк була. Тел юк икән – милләт тә юк.

Русиянең Кырымны аннексияләвенә инде өч елдан артык вакыт узды. Шушы вакыт дәвамында телевизордан килгән кунакларга Кырымда өч дәүләт теле бар дип сөйлиләр. Юк, өч тел күренми, тик бер телне беләм – урыс теле кулланыла. Бу сәясәт белән бәйле дип уйлыйм. Мин, язучы буларак, моңа катгый рәвештә каршымын. Телебезне аяк астына салу белән килешмим. Йә, Кырымга килделәр, әйткән сүзләренең хуҗасы булырга тиешләр. Сәясәт кая таба бара? Безгә каршы эшли боларның хәзерге сәясәте, - дип сөйләде Азатлыкка кырымтатар язучысы Певат Зети.

XS
SM
MD
LG