Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа хакимияте пенсия реформасына каршы митингны 12 июльдә уздырырга рөхсәт бирде


Башкортстан хөкүмәте республика һөнәр берлекләренә 12 июльдә Уфада пенсия реформасына каршы митинг уздыруга рөхсәт биргән.

Каршылык чарасы Уфаның Спорт сарае каршында узачак дип яза "Интерфакс".

Белдерү хатында әйтелгәнчә, митингта 10 меңгә кадәр кеше катнашыр дип көтелә.

Башкортстан һөнәр берлекләре федерациясе бу чараны 1 июльдә уздырырга планлаштырган иде. Ләкин Уфа хакимиятендә 1 июль көнне Спорт сарае каршында ярминкә була диделәр һәм чараны төшке вакытка Черниковкадагы Химиклар мәдәният сарае янына күчерергә тәкъдим иттеләр. Федерация әлеге тәкъдим белән килешмәде.

Июнь урталарында Русия хөкүмәте пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячагын игълан итте. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак.

Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә бу реформага каршы пикетлар, митинглар узды яки узачак.

Казандагы каршылык чарасы 30 июнь Юдино бистәсендәне "Тимер юлчылар" мәдәният йорты каршында узачак. Шундый ук чара 1 июльдә Дәрвишләр бистәсендә дә узачак. Әлеге чараларның икесе дә шәһәр хакимияте белән килештереп уздырыла.

XS
SM
MD
LG