1 июль көнне Мәскәүнең "Лужники" стадионында узган 1/8 уенында Русия такымы Испанияне җиңде. Җиңү пенальтида хәл ителде. Русия тарихта беренче мәртәбә чирек финалга уза.
Уенның төп вакыты 1:1 исәбе белән тәмамланды. 11нче минутта Сергей Игнашевич үз капкасына ялгыш гол кертте, 41нче минутта Артем Дзюба пенальтида хисапны тигезләде. Өстәмә вакытта такымнар гол кертә алмады, пенальтида Русия футболчылары 4:3 исәбенә җиңде.
Якшәмбе кич Түбән Новгородта узган 1/8 уенында Хорватия шулай ук пенальтида Данияне җиңде. Шулай итеп чирек финалда Русия Хорватия белән уйнаячак.
Азатлык дөнья футбол беренчелегеннән җанлы блог алып бара.